155 нче гимназия (Казан)

155 нче гимназия (1994 елның көзе) - ТРның башкаласы Казанның Яңа Савин районында урнашкан урта гомуми белем бирү йорты. Гимназиянең төп максатлары - күптелле, сәламәт шәхес тәрбияләү[1].

Тарих

undefined

1994 елның 1 сентябрендә Яңа-Савин районының 155 нче мәктәп-гимназиясе буларак ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ачыла. 1998 елдан Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия исемен ала[1].

1994-1997 елларда гимназиядә беренче җитәкче булып Илсур Һадиуллин хезмәт итә[2]. 1998-2012 елларда гимназия Гөлсинә Сибгатуллина тарафыннан җитәкләнә[3]. 2012 елның 22 октябреннән мәктәпнең директоры булып Наил Фазыйлов куела[4].

Гимназияне тәмамлаучы укучылар арасында рэп-җырчысы, телетапшырулар алып баручы Минтимер Ногманов[5], "Молодежь Татарстана" гәзитенең элеккеге мөхәррире Булат Сруров, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Айгөл Кыямова[1]. Гимназия укучыларының беренче иҗади уңышлары "Сабантуй", "Ялкын" журналларында басыла[3].

Мактаулы исемнәре

  • "Сәламәтлеккә ярдәм итүче көмеш дәрәҗәдәге мәктәп"[1]
  • "Иң шәп мәктәп - 2005"[1]
  • "Татарстанның иң шәп мәктәпләре"нең берсе (2006)
  • ТР президентының "Алгарыш" гранты иясе (Рахманова Л.Р.)[1]
  • Бөтенрусия "Иң шәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы" (Наҗипова Г.С.)[6]

Гимназия укучылары даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңәләр[1]:

  • "Казан сандугачы"[1][3]
  • "Йолдызлык"[1][3]
  • "Дулкыннар"[1]
  • "Татар егете"[3][7]
  • "Татар кызы"[8][9]
  • "Олимпия йолдызлары"[3]
  • "Казан-йорт" фестивале[1] һ.б.

Түгәрәкләр

  • Айкидо мәктәбе[10]
  • 16 нчы балалар музыка-хор мәктәбе[11]
  • "Олимпиец" футбол академиясе[12]
  • "Алкыш" театраль студиясе[3]

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. edu.tatar.ru
  2. Хадиуллин Ильсур Гараевич tatcenter.ru
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Победители конкурсов общеобразовательных учреждений, внедряющих инновационные образовательные программы 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. mon.tatarstan.ru
  4. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 155 с татарским языком обучения" Ново-Савиновского района г.Казани rusprofile.ru
  5. Минтимер, Казань, 32 года 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган. vatet.ru
  6. В Татарстане выберут лучшего учителя татарского языка tatar-congress.org
  7. В Казани стартует финал конкурса на лучшего джигита «Татар егете» kazan.aif.ru
  8. Кто в Казани всех милее kazved.ru
  9. Городской конкурс "Татар кызы-2013" 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. kazanmc.ru
  10. Айкидо в Казани 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. aikidzin.ru
  11. МБУ ДО «Детская музыкально-хоровая школа №16» Ново-Савиновского района г. Казани 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. edu.tatar.ru
  12. Академия футбола "Олимпиец" (Гимназия №155) sportschools.ru

Тема буенча өстәмә