Куныр урта мәктәбе
Куныр урта мәктәбе — Татарстан Республикасы Балтач районы Куныр авылында урнашкан урта белем бирү учреждениесе (мәктәп).
Тарих
Куныр урта мәктәбенең тарихы 1919 елда авылда ачылган беренче баскыч совет мәктәбенә тоташа.[1]
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Куныр урта гомуми белем мәктәбе” . 1980 – 1981 нче уку елының 1 нче сентябрендә эшли башлый.
1980 нче елның 1 нче сентябрендә ачыла. 291 укучы, 37 мөгаллим була. Мәктәп бинасында 17 уку кабинеты, 1 спорт залы, китапханә, медицина кабинеты, остаханә, ашханә бар.
1980-1998: директор Рәшитов Фәрит Фатыйх улы, урынбасарлары - уку эшләре буенча: Дәүләтшина Сөнәния Яхъя кызы, Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы; тәрбия эшләре буенча Садыйкова Равия Мөбәрәкша кызы, Галиев Вагызь Галимулла улы.
1998 нче елдан: директор Галиев Вагыйзь Галимулла улы, урынбасарлары – уку эшләре буенча: Зәкиева Фәимә Фәсхетдин кызы, Закирова Гөлшат Габделбәр кызы; тәрбия эшләре буенча Галиев Вагызь Галимулла улы, Газимҗанов Тәбрис Габделхак улы, Михайлова Светлана Валентиновна
Уку-укыту эшчәнлеге
- Электрон журнал һәм көндәлекләр ярдәмендә алып барыла.
- Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелгән, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекторы, дистанцион җайланмалар белән җиһазландырылган.
Бүгенге тормышы
Бәйгеләрдә катнашу
- IT-Чемпион 2018[2]
Иҗтимагый тормыш
- Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра.
- Җирле халыкка концертлар күрсәтүдә катнаша[3]
Түгәрәкләр
- Техник модельләштерү
- өстәл теннисы
- нәфис гимнастика
- волейбол
- футбол
- туризм
- җиңел атлетика
- музыка
- театр
- хореография
- сынлы сәнгать
Фәнни эш
- Мәктәп укучылары 2015 елгы Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә җинүчеләре дип билгеләнде.[4]
Искәрмәләр
- ↑ Гөлзидә Газизуллина. Бүген бәйрәм: Куныр урта мәктәбенә – 100 ел. Хезмәт (газета, Балтач) (Татмедиа) (2019 елның 2 ноябрь). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 23 февраль.
- ↑ Список победителей второго этапа Республиканского конкурса "IT-Чемпион"-2018 в номинации "Дружный класс". Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте. Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 23 февраль.(үле сылтама)
- ↑ Куныр урта мәктәбе укучылары Балтачның "Наз" комплекслы үзәгенә килгәннәр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте (2015 елның 26 февраль көне). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 23 февраль көне.(үле сылтама)
- ↑ Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте (2015 елның 17 февраль). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 23 февраль. Архивировано 6 февраль 2019 года.