Буа (Татарстан)
шәһәр (1780 елдан) | |||
Буа | |||
---|---|---|---|
Буа | |||
|
|||
54°58′00″ с. ш. 48°17′00″ в. д.GЯO | |||
Ил | Русия | ||
Муниципаль район | Буа районы | ||
Тарих һәм география | |||
Нигез салына | 1691 | ||
Мәйдан |
|
||
Мәркәз биеклеге | 80 м | ||
Сәгать кушагы | UTC+03:00 | ||
Халык саны | |||
Халык саны | 20 854 кеше | ||
Милли состав | татарлар, руслар, чуашлар һ.б | ||
Рәсми тел | рус теле, татар теле | ||
Санлы идентификатор | |||
Телефон коды | 84374 | ||
Почта индекслары | +7 84374 | ||
|
Буа (рус. Буинск, чуаш. Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.
Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015)
География
Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан.
Тарих
Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына.
1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота.
1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә.
1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.
Халык
Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
1856[1] | 1897[1] | 1913[1] | 1926[1] | 1931[1] | 1939[1] | 1959[2] |
3400 | ↗4200 | ↗5900 | ↘4700 | ↘3500 | ↗5900 | ↗9021 |
1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 1992[1] | 1996[1] | 1998[1] | 2000[1] |
↗14 852 | ↗15 610 | ↗16 800 | ↗17 200 | ↗18 000 | ↗18 500 | ↘18 400 |
2001[1] | 2002[6] | 2003[1] | 2005[7] | 2006[8] | 2007[9] | 2008[1] |
→18 400 | ↗19 736 | ↘19 700 | ↘19 676 | ↗19 792 | ↗19 972 | ↗20 000 |
2009[10] | 2010[11] | 2011[12] | 2012[13] | 2013[14] | 2014[15] | 2015[16] |
↗20 225 | ↗20 352 | ↗20 433 | ↗20 482 | ↗20 657 | ↗20 718 | ↗20 854 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 62,3%, руслар — 25,5%, чуашлар — 10,9%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 69,2%, руслар — 20,2%, чуашлар — 9,2%.
- 2010 елгы җанисәп буенча: татарлар — 71,1%, руслар — 19,2%, чуашлар — 8,4%.
Икътисад
Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, катнашазык заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы.
Мәдәният
- Буа сатира театры. 2007 елда шәһәрдә яңа театр бинасы ачыла. Бүген труппада 15 тән артык кеше исәпләнә. Хәзер театр репертуарында 16 спектакль бар[17].
- Буа туган якны өйрәнү музее
Мәгариф
Буада медицина училищесы, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017)[18].
Буада туган күренекле шәхесләр
- Марат Садыйков (1970―2023), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, ТР министры. ТР ДС депутаты.
- Валентин Ефимов (1916-1981), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Александр Перов (1911-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1937-1940).
- Александр Казанкин (1900-1954), ССРБ Һава-десант гаскәрләре командиры.
- Әлфинур Галиәкбәрова (1965), ЯЧДПУ ректоры (2018 елдан).
- Рәшит Низамов (1957), техник фәннәр докторы, профессор. КДАТУ ректоры (2008 елдан).
- Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).
Искәрмәләр
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 Народная энциклопедия «Мой город». Буинск (Татарстан) . Дата обращения: 21 июнь 2014. Архивировано 21 июнь 2014 года.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу . Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. Дата обращения: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения . Архивировано 22 август 2011 года.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более . Архивировано 3 февраль 2012 года.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год . Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год . Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год . Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года . Дата обращения: 2 гыйнвар 2014. Архивировано 2 гыйнвар 2014 года.
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года . Дата обращения: 4 апрель 2015. Архивировано 4 апрель 2015 года.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года . Дата обращения: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов) . Дата обращения: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014 . Дата обращения: 12 апрель 2014. Архивировано 12 апрель 2014 года.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Дата обращения: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ Буа театрының сайты, archived from the original on 2010-03-01, retrieved 2010-04-28
- ↑ Электронное образование в Республике Татарстан. Буинский район, archived from the original on 2019-07-03, retrieved 2017-05-18
Чыганаклар
- БУА 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Буа.рф
- Исемсез калып-карточкалы мәкаләләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Статьи без изображений (страна: Россия)
- РУВИКИ:Статьи без изображений (указано в РУВИКИ.Данных: P373)
- РУВИКИ:Статьи без изображений (не распределённые по типам)
- Буа районының торак пунктлары
- Татарстан шәһәрләре
- 1780 ел
- 1691 ел
- Татарстан район үзәкләре
- Буа (Татарстан)