Әлфинур Галиәкбәрова
Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова (рус. Альфинур Азатовна Галиакберова) — Россия икътисад белгече, галим, Яр Чаллы педагогика университеты ректоры (2018), 2011—2018 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006).
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 18 апрелендә Татарстан АССР Буа шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986).
1986—1989 елларда — Казан дәүләт университетында эшли: укытучы-стажер, икътисад кафедрасы өлкән лаборанты.
1989—1995 елларда — Волгоград физик тәрбия институтының Яр Чаллы филиалы укытучысы.
1995—1999 елларда — Яр Чаллы шәһәре мэриясендә: бүлек мөдире, икътисад буенча вице-мэр.
1999—2011 елларда — ТР финанс министрлыгының казначылык департаменты Яр Чаллы территориаль бүлеге (рус. НабережночелнинскоеТО ДК МФ РТ) башлыгы.
2011—2018 елларда — Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — финанс идарәсе башлыгы.
2018 елның 13 февраленнән — Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005);
- Татарстанның атказанган икътисадчысы (2005);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2015) ― финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[1];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2025)[2].
Гаиләсе
Ире Сирень Галиәкбәров, Чаллы ФСБ идарәсе хезмәт башлыгы[3].
Искәрмәләр
- ↑ Признание заслуг. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 18.04.2015 [рус.]
- ↑ О награждении медалью ордена«За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (7 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
- ↑ В ФСБ новый руководитель. 2018 елның 15 сентябрь көнендә архивланган. «Вечерние Челны», 12.04.2006
Сылтамалар
- Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. 2018 елның 4 август көнендә архивланган. ЯЧДПУ сайты
- Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова. Интернет-портал TatCenter.ru
- Вконтакте сәхифәсе