Альберт Гыйльметдинов
Альберт Харис улы Гыйльметдинов (Альберт Гыйльметдинов, рус. Альберт Харисович Гильмутдинов; 27 июль 1956, Казан) — Россия физигы, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе (2021 елдан)[1]. Физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик; 2016)[2]. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры (2009—2012), А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының ректоры (2013—2021).
Тормыш юлы
Альберт Гыйльметдинов 1956 елның 27 июлендә Казанда туа. 1978 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1984—2000 елларда Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы ассистенты, доценты. 1991—1998 елларда АКШ, Канада һәм Аурупаның әйдәп баручы университетларында чакырулы профессор булып эшли.
2000 елдан 2007 елга кадәр Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы профессоры. 2007 елда «технологияләрне коммерцияләштерү нигезләре» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
2007—2008 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары була. 2009 елның 17 мартында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Альберт Гыйльметдиновны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфасына билгеләп кую турындагы указга кул куя[3]. 2012 елның 20 сентябрендә, «башка эшкә күчү сәбәпле», формулировкасы белән, отставкага җибәрелә[4].
2012 елның 20 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) гыйльми советына вуз ректоры вазыйфаларын башкаручы урнына Альберт Гыйльметдиновны карарга тәкъдим итә. Аның кандидатурасы хуплана[5]. 2013 елның 16 апреленнән КНИТУ-КАИ ректоры. 2017 елның мартыннан техник университетлар Ассоциациясе вице-президенты. 2021 елның февралендә Альберт Гыйльметдинов КНИТУ-КАИның Гыйльми советы утырышында ректор сайлауларыннан төшерелү турында игълан итә[6].
Бүләкләре
- «Дуслык» ордены (2026)[7];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале ― фән, мәгариф үсешенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен (2017)[8][9];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016)[10];
- КНИТУ-КАИның атказанган профессоры (2016)[11];
- РФ югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре (2011, 2012)[12];
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе (2010);
- Уһән университетының мактаулы профессоры (Кытай; 2007);
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007);
- «Спектроскопия үсешенә зур өлеш керткән өчен» Йоханус Маркус Марси исемендәге халыкара премиясе һәм медале (1998);
- Atomic Spectroscopy Award атом спектроскопиясе буенча «Атом спектроскопиясенә мөһим өлеш керткән өчен» Халыкара премия лауреаты (1995).
Китаплары һәм басмалары
- Гильмутдинов, Альберт Харисович. Уроки лидерства: курс личностного развития / А. Х. Гильмутдинов, А. А. Гильмутдинова; Мин-во образ-я и науки РФ, ФГБОУ ВПО КНИТУ-КАИ им. А. Н. Туполева. — Казань: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2016. — 260 с.
- М. В. Морозов, А. Х. Гильмутдинов, М. Х. Салахов, «Влияние шероховатости поверхности на электрохимическую активность никелевых электродов», Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2013), 119—126
- А. Х. Гильмутдинов, К. Ю. Нагулин, И. В. Цивильский, «Атомизация вещества в двухстадийном термохимическом реакторе для аналитической спектрометрии», Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2011), 71—84
- М. В. Морозов, А. Е. Староверов, А. Х. Гильмутдинов, М. Х. Салахов, «Трёхмерная структура электромагнитных полей в индуктивно-связанной плазме», Учён. зап. Казан. гос. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2008), 67—72
- Ориентация оси электромагнитного поля винтового индуктора для индуктивно-связанной плазмы. Р. А. Ибрагимов; А. Е. Староверов; А. Х. Гильмутдинов // Учёные записки КФУ. Физико-математические науки 2008 N3
- А. Х. Гильмутдинов, А. В. Волошин, К. Ю. Нагулин, «Атомно-абсорбционная спектрометрия с пространственным разрешением», Усп. хим., (2006), 339—353
Искәрмәләр
- ↑ Гильмутдинов Альберт Харисович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Гильмутдинов Альберт Харисович. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Президент Татарстана назначил сразу четырех новых министров. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2021. Архивировано 24 май 2011 года.
- ↑ Министр образования Татарстана Гильмутдинов отправлен в отставку (рус.). www.kommersant.ru (20 сентябрь 2012).
- ↑ И.о. ректора КНИТУ-КАИ стал Альберт Гильмутдинов (рус.). www.kommersant.ru (20 сентябрь 2012).
- ↑ Кто развяжет пуп земли: Альберт Гильмутдинов уходит из КНИТУ-КАИ, слово – Сергею Когогину?
- ↑ Признание заслуг. 1 сентября 2026 года. 14 сентябрь 2026 тикшерелде.
- ↑ Путин подписал указ о награждении ректора КНИТУ-КАИ медалью ордена «За заслуги перед Отечеством». 2021 елның 25 май көнендә архивланган. «Татарстан», 2017, сентябрь
- ↑ Ректору КНИТУ-КАИ вручили медаль ордена «За заслуги перед Отечеством». kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2021. Архивировано 10 октябрь 2020 года.
- ↑ Гильмутдинов Альберт Харисович — Татцентр.ру. TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Гильмутдинов Альберт Харисович. Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Гильмутдинов Альберт Харисович. Министерство образования и науки Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
Сылтамалар
- Гильмутдинов Альберт Харисович 2013 елның 19 июль көнендә архивланган.
- Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ рәсми сайты 2020 елның 4 декабрь көнендә архивланган.