Ирада Әюпова
Ирада Хафизҗан кызы Әюпова (рус. Ирада Хафизяновна Аюпова; 13 июль 1971, Баку) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының мәдәният министры (2018), Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2014) һәм мәдәният хезмәткәре (2021). Татарстан Республикасының 1 нче класслы дәүләт киңәшчесе[1].
Тәрҗемәи хәле
1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакуда туа.
1993 елда гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп кайта, 2000 елда Түбән Камадан Казанга күченә. Аны шәһәр мэриясенә эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетына программа язарга чакыралар[2].
Белеме
1993 елда «инженер-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан — Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты), 2002 елда «юрист» белгечлеге буенча «ТИСБИ» идарә университетын тәмамлый.
2014 елда Россия президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — Master of Public Administration (MPA)» программасы буенча укый.
Хезмәт юлы
1994—1998 елларда — «Нижнекамскшина» ачык акционерлык җәмгыятенең инженер-программисты[3].
1998—2000 елларда — Түбән Кама шәһәренең Коммерция үзәгендә баш белгеч.
2000—2004 елларда — Казан шәһәренең эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.
2004—2005 елларда — Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
2005—2006 елларда — Казан шәһәренең эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.
2006—2008 елларда — Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында инвестицион эшчәнлек бүлеге мөдире.
2008—2011 елларда — Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары[4].
2011—2015 елларда — Татарстан Республикасы мәдәният министры беренче урынбасары.
2015—2016 елларда — Татарстан Республикасы министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы[5][6].
2016—2018 елларда — Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.
2018 елның 3 маеннан — Татарстанның мәдәният министры[7]. Аңа кадәр бу урынны Айрат Сибагатуллин били[8].
2020 елның 2 октябреннән кабаттан Мәдәният министрлыгын җитәкли[9].
2025 елның февралендә Джиддәдә (Согуд Гарәбстаны) Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрларының XIII конференциясендә Казан шәһәренә 2026 ел өчен «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын алу буенча гариза тәкъдим итә[10]. 2025 елның маенда KazanForum-2025 кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрлары съезды уза[11].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча комиссиясенең мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекне методик тәэмин итү буенча ярдәмче комиссия җитәкчесе;
- Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеме әгъзасы;
- мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе президентының грантларын бирү бәйгеләрен уздыру буенча Координация комитеты әгъзасы;
- Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча Координация советы әгъзасы;
- милли электрон китапханәне үстерү буенча ведомствоара совет әгъзасы;
- цифрлы үсеш һәм мәгълүмат технологияләре буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының эшче төркеме әгъзасы;
- Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының балалар сәнгать мәктәпләре эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзасы;
- Россия президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча Комиссиянең җәмгыятьнең мәдәни тормышында инвалидларның катнашуы өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзасы[12].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы атказанган икътисадчысы (2014);
- Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре (2021);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел» медале (2013);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2016; 2019);
- «Татарстан АССР оешуга 100 ел» медале (2020);
- «Социаль партнёрлык өчен» Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе күкрәк билгесе (2020);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2020);
- Россия Пенсия фондының 30 еллыгы истәлегенә истәлек билгесе (2021);
- Саха (Якутия) Республикасының «Якут АССРга 100 ел» юбилей билгесе (2021);
- Россия Федерациясе Мәдәният министры Рәхмәте (2022; 2025);
- Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рәхмәте (2025)[13];
- Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлар өчен» ордены (2026)[14][12].
Гаиләсе
Әнисе ягыннан әбисенең әти-әнисе Бакуга XIX гасыр ахырында күченеп килгәннәр, әнисенең әтисе — XX гасыр башында. Әнисе ягыннан тамырлары Мордовиянең Ромоданово районына барып тоташа[15]. Бабасы Умяр Невлютов гомере буе Баку нефть промыселларында эшли.
Әнисе 1945 елда Бакуда туа. Аларның гаиләсендә алты бала була, әмма өч кыз бала гына исән кала. 17 яшендә әнисе Казанга кайта. Башта химия-технология институтында, аннары Казан дәүләт университетының филология факультетында укый, шунда әтисе белән таныша. Әтисе тумышы белән Татарстанның Нурлат районыннан. Әнисе Азәрбайҗан мәктәбендә рус теле укыта, әтисе радиозаводта инженер булып эшли[16].
Ирада Әюпованың үз гаиләсе 1993 елда Түбән Камага күченеп кайта. София исемле кызы бар[17][18].
Искәрмәләр
- ↑ Аюпова Ирада Хафизяновна. Государственная гражданская и муниципальная служба Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Правда репатрианта: министр культуры Татарстана о своем переезде на Родину. Миллиард.Татар (19 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Аюпова Ирада Хафизяновна. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Аюпова Ирада Хафизяновна. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Пресс-служба Президента РТ, Булат Низамеев. Премьер-министр РТ поздравил Ираду Аюпову с назначением на должность начальника Главного архивного управления при Кабмине Татарстана. Правительство Республики Татарстан (23 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Начальником Главного архивного управления при Кабинете Министров Республики Татарстан назначена Ирада Хафизяновна Аюпова. arhiv.tatarstan.ru (23 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Министром культуры Татарстана стала заслуженный экономист РТ Ирада Аюпова. Аргументы и Факты — Казань (3 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Ирада Аюпова стала министром культуры Татарстана. Казань24 (3 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Ирада Аюпова вновь возглавила Минкультуры Татарстана. Татар-информ (3 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Казань в 2026 году будет культурной столицей исламского мира. РБК Татарстан (13 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Любимова о Казани — культурной столице исламского мира-2026: впереди у нас одно большое общее дело. ТНВ (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ 1 2 Аюпова Ирада Хафизяновна. Государственная гражданская и муниципальная служба Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Виктор Демидов вручил Благодарность полномочного представителя Президента РФ в ПФО Ираде Аюповой. pfo.gov.ru (15 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Министр культуры Татарстана Ирада Аюпова награждена наградой мусульман России Орденом «За заслуги». Министерство культуры Республики Татарстан (24 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Айрат Нигматуллин. Татарка из Баку, креатура Кудрявцевой, поклонница Басты и «Иттифака»: who is Mrs. Аюпова? БИЗНЕС Online (4 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Айрат Нигматуллин. Татарка из Баку, креатура Кудрявцевой, поклонница Басты и «Иттифака»: who is Mrs. Аюпова? БИЗНЕС Online (4 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Дочери Ирады Аюповой и ее возлюбленному прочитали никах. Татар-информ (1 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.
- ↑ Элеонора Рылова. Ирада Аюпова вернулась в Минкульт РТ в должности министра. РБК (3 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2026.