Равил Әхмәтшин
Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин (рус. Равиль Калимуллович Ахметшин; 23 апрель 1960, Түбән Абдул, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, гамәлдәге Татарстан Республикасы хөкүмәте вице-премьеры — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле (2020—2026).
Юридик фәннәр кандидаты. Отставкадагы милиция генерал-майоры[1].
Тормыш юлы
1960 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Әлмәт районы, Түбән Абдул авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеринар Кәлимулла Әхмәтшин гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә[2].
1982 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый; шунда ук 1992 елда юридик белем ала. Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс академиясендә укый[3]. 2006 елда Мәскәүдә «Эчке эшләр органнары тарафыннан хокук саклау эшчәнлегендә кулланыла торган Мәгълүматны яклауның җинаять-хокукый һәм криминологик чаралары» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый[4].
1982 елдан 1984 елга кадәр — ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман райкомының комсомол оешмалары бүлеге мөдире.
1984—1994 елларда Татарстан АССР Эчке эшләр органнарында урта һәм өлкән җитәкче состав вазифаларында хезмәт итә.
1994—1995 елларда Татарстан Республикасы Салым полициясе департаментының оператив хезмәт башлыгы урынбасары — 4 нче оператив хезмәт бүлеге башлыгы.
1995 елдан — Татарстан Республикасы Салым полициясе департаментының Казан шәһәре буенча бүлек башлыгы.
2000 елдан 2001 елга кадәр Россия Федерациясе Салым полициясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
2002—2003 елларда — Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча идарәсенең идарә башлыгы урынбасары — «Т» идарәсе башлыгы.
2003—2006 елларда — оператив идарә башлыгы, 2006 елда Мәскәү шәһәре Эчке Эшләр идарәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы.
2006 елдан 2010 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмат-аналитика үзәге башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның 12 апреленнән — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле.
Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 октябрендәге Указы (№УП-1033) белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә[5][6][7].
Гаиләсе
Өйләнгән, ике баласы бар[8].
Дәүләт бүләкләре
- Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2014) — югары профессиональлек, федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[9];
- «Дуслык» ордены (2015)[10];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019)[11];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2020 елның 21 июле) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[12];
- Почёта ордены (2021)[13];
- «Россия Федерациясеиоборонасын ныгыткан өчен» медале (2021)[14];
- «Махсус хәрби операция катнашучысына» медале (2023)[15];
- «Дуслык» ордены (2025) — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[16][17];
- Алесандр Невский ордены (2025)[18].
Искәрмәләр
- ↑ Александр Емельяненков. Равиль Ахметшин: Горжусь тем, что могу называть себя сыном фронтовика. Российская газета (1 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Сын восстановил фронтовой путь отца
- ↑ Ахметшин Равиль Калимуллович. ТАТNCENTER. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Кандидат юридических наук — Ахметшин Равиль Калимуллович
- ↑ Равиль Ахметшин назначен заместителем премьер-министра Республики Татарстан
- ↑ Указ от 24.10.2013 г № УП-1033. tatarstan-gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Госсовет РТ согласовал назначение Равиля Ахметшина вице-премьером Татарстана. Татар информ (24 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Пресс-центр Полномочного представительства РТ в РФ. Рустам Минниханов вручил Благодарность Президента Республики Татарстан Равилю Ахметшину. Правительство Республики Татарстан (16 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Ахметшин Равиль Калимуллович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Равилю Ахметшину медаль «За доблестный труд». tatmsk.tatarstan.ru (29 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Ахметшин Равиль Калимуллович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Полпред Татарстана Равиль Ахметшин награждён Орденом почёта. Автономия татар Москвы (28 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Пресс-служба Полпредства РТ в РФ. Равиль Ахметшин награжден медалью «За вклад в укрепление обороны РФ». tatmsk.tatarstan.ru (7 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Пресс-служба Полпредства РТ в РФ. Равилю Ахметшину вручена медаль Министерства обороны России. tatmsk.tatarstan.ru (10 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Равилю Ахметшину орден «Дуслык» (рус.). Татар Информ (23 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.07.2025 № 506 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.