Ринат Мәһдиев
Ринат Мәһдиев | |
---|---|
Файл:Р.Мәһдиев.jpg | |
Тулы исеме | Ринат Рәүф улы Мәһдиев |
Туган көне | 11 март 1960 (64 яшь) |
Туган | СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент |
Эшчәнлеге | конструктор, мөхәррир |
Ринат Мәһдиев, Ринат Рәүф улы Мәһдиев (1960 елның 11 марты, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) – конструктор, техник фәннәр кандидаты, доцент, «Нур-Свет» газетасының (Санкт-Петербург) баш мөхәррире.
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 11 мартында Үзбәкстанда Ташкентта туган. Ташкентның 100- мәктәбен алтын медальгә (1977), Ленинград төгәл механика һәм оптика институтын (ЛИТМО) «инженер-механик» белгечлеге буенча кызыл дипломга (1983) тәмамлаган. 1994 елда кыйммәтле кәгазьләр буенча федераль комиссия тарафыннан I категорияле финанс консультанты дәрәҗәсе бирелгән. 2001 елда техник фәннәр кандидаты диссертациясен яклаган.
Хезмәт юлы
- 1978-1985 студент төзү отрядлары хәрәкәтендә катнаша.
- 1986-1988 ЛИТМО конструкторлык бюросында инженер-конструктор.
- 1991-2000 ТФБ (Санкт-Петербург) торгида катнашучы.
- 1993-1997 ТФБ третейский суды әгъзасы, тауар базары пулаты әгъзасы.
- 1993 «Металл конструкцияләр заводы» ЯАҖ хуҗаларының берсе[1]
- 2002 «Нур-Свет» газетасы баш мөхәррире, «Нур плюс» татар иҗтимагый берлеге (Санкт-Петербург) рәисе.
- 2003 ЛИТМО доценты, факультет деканы.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1995 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятендә («Нур плюс»)[2] даими катнаша.
- «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы.
- «Эшлекле Россия» (Деловая Россия) иҗтимагый берлеге шурасы әгъзасы.
- Ленинград өлкәсе социаль назарияте иҗтимагый пулаты рәистәше.
- ЛИТМО тәмамлаучылар клубы рәисе.
- Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы.
- Россиянең мөселман журналистлары берлеге идарәсе әгъзасы.
- Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әъгзасы.
- Студент төзелеш отрядлары штабы әгъзасы.
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы хөрмәтенә» (В память 300-летия С.-Петербурга) медале
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» (В память 1000-летия Казани) медале
- ВЛКСМ ҮК «Минем Ватаным- ССРБ» (Моя Родина – СССР) алтын билгесе
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ «Металл конструкцияләр заводы» ЯАҖ сайты, archived from the original on 2014-08-02, retrieved 2015-02-03
- ↑ Нур плюс турында