Питер.Татар
Piter.tatar (яки Питер Татар) — Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы.
Портал төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктырта һәм укучыларга алда торган татар мәдәни-иҗтимагый чаралары турында хәбәр итә. Порталда шәһәрнең һәм башка регионнарның татар журналистларының мәкаләләре бастырыла.
Тарихы
Портал үз эшен 2019 елның 15 маенда башлый. Төп максаты — төбәк татарларын бердәм мәгълүмати мохиткә туплау һәм Татарстан белән иҗтимагый-мәдәни бәйләнешләрне ныгыту.
2019 елның 31 октябрендә портал мөхәррире Равил Закиров инициативасы белән шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган түгәрәк өстәл форматында Санкт-Петербург татар медиафорумы уза.
2020 елдагы пандемия шартларында портал онлайн эшчәнлеккә басым ясый. ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган виртуаль концертлар, конференцияләр уздырыла.
2021 елның 21 ноябрендә узган III Татар медиафорумы нәтиҗәсендә Татар порталлары берлеге төзелә.
Эшчәнлек юнәлешләре
Хәзерге вакытта портал түбәндәге юнәлешләрдә эшли:
Яңалыклар: Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм дөнья татарлары тормышын яктырту.
Медиапроектлар: «Әйттем бит» подкасты, «Татарлар белән интервью» видеоциклы.
Мәгариф һәм мәдәният: Онлайн лекцияләр, «Тукай-квиз» интеллектуаль уеннары, татар телен өйрәнү буенча флешмоблар (#tukaylingua).
Халыкара хезмәттәшлек: Төркия, Европа илләре, БГӘ, Канада һәм Австралия татар берлекләре белән мәгълүмати бәйләнеш.
Команда
Порталның эшен профессиональ журналистлар һәм волонтерлар командасы алып бара:
- Равил Закиров — баш мөхәррир, продюсер;
- Фирая Рәшитова — мәдәни-агарту эше буенча киңәшче;
- Ринат Мәһдиев — иҗтимагый элемтәләр буенча киңәшче;
- Зария Хәсәнова, Катифа Гайнетдинова, Линара Николашкина, Максим Кузнецов — журналистлар;
- Тахир Валиуллин — Казан буенча махсус корреспондент.
Бүләкләре
2022 елның декабрендә портал Татнетны үстерү фонды уздырган XIII халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар конкурсында берничә номинациядә җиңү яулый:
- 1 нче урын: «Иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканал» номинациясендә;
- 3 нче урын: «Иң файдалы һәм популяр татар мобиль сервисы, скрипт яки кушымта» номинациясендә;
- Лауреат: «Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә.
Искәрмәләр
- ↑ Татар Википедиясе — 2003.