Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты (кыскача: ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР ФА тарих институты, рус. Институт истории имени Шигабутдина Марджани Академии наук Республики Татарстан, 1996 елдан алып) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе структурасында татар халкы тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән киң тикшеренүләр белән шөгыльләнгән төбәк фәнни-тикшеренү учреждениесе.

undefined

Тарих

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев 1996 елның 14 июнендәге VII-354 номерлы Указы нигезендә Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих, этнография, археология, иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлекләре базасында төзелә. Татарстан һәм татар халкы тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне стимуллаштыру һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүне максат итеп куя[2][3].

1997 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Институт юридик статус ала. Институт директоры итеп Рафаэль Сибгат улы Хәкимов билгеләнә[2]. 2002 елның 19 февралендә күренекле татар галиме, мәгърифәтчесе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе истәлеген мәңгеләштерү максатында Тарих институтына Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә[4].

2014 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (16.10.2014 ел, № 763) карары белән институтның оештыручы функцияләре һәм вәлаләтләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, ә эшчәнлегенә фәнни-методик җитәкчелек Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә йөкләнә[2].

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни тикшеренүләре, нигездә, милли тарих фәненә нигез салучылар Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Хәсәнгата Габәши, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һәм башка XIX — XX гасыр башы галимнәренең традицияләрен дәвам итә.

Институт Россия ислам университетын гамәлгә куючы, шулай ук ТР Президенты каршындагы Геральдика Советының база учреждениесе булып тора[5]. 2014 елда ТР ФА Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәге һәм ТР археология музее базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты төзелә[6].

2014 елдан институт, ТӘһСИ белән берлектә, Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан «Татарстан археологиясе: саклау, өйрәнү тарихы, музейлаштыру» гомуми проблемасын эшләү кысаларында, Болгар шәһәрендә төрки-татар язуы музеен төзүдә актив катнаша[7][8][9]. 2014 елда Бакчасарай шәһәрендә Тарих институтының Кырым фәнни үзәге ачыла[10]. Төп вазифасы булып Кырым татарлары һәм Кырым Республикасының башка халыклары мирасын өйрәнү һәм саклау, архив материалларын эзләү, археологик тикшеренүләрне киңәйтү, Кырым тарихы һәм мәдәнияте буенча фундаменталь хезмәтләр бастыру тора. 2015 елда Петербург шәһәрендә институтның Л.Н. Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге ачыла[11].

2016 елда институт хезмәткәрләре 2002-2013 елларда нәшер ителгән җидетомлык «Татар тарихы» җыентыгы[12] өчен Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләгенә лаек булалар[13][14].

2020 елның 20 февралендә институт архивына Япониянең Кобе шәһәрендә гомер иткән татар вәкилләренең документлары тапшырыла[15].

undefined

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 7 ноябрендәге 1432 номерлы карарына ярашлы «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты» дәүләт бюджет учреждениесе «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенә кушылу формасында үзгәртеп корыла[16].

Тасвирлама

Институтның төп максаты — татар тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бару һәм тарих өлкәсендә белгечләр әзерләү[2]. Институт татар тарихын өйрәнү эшен Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һ.б. галимнәр нигезләгән юнәлештә алып бара.

2021 елның февраленә институтта 78 (бүлек җитәкчеләре белән бергә) – фәнни хезмәткәр, 2 ТР ФА академигы, 16 фән докторы һәм 44 фән кандидаты[4]. Институт эчендә түбәндәге фәнни бүлекләр бар[17]:

Җитәкчеләр

1996 елдан 2020 елга кадәр институт директоры булып тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Рафаил Сибгат улы Хәкимов тора.

2020 елның 9 июнендә институт директоры итеп тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы Радик Рим улы Салихов билгеләнә[18].

Төп фәнни хезмәтләр

2002-2014 елларда институтның фәнни-методик җитәкчелегендә «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» («История татар с древнейших времен») дигән җиде томлы академик хезмәт әзерләнә һәм бастырыла. Аны әзерләүдә Тарих институты, Россия Фәннәр академиясе учреждениеләре, якын һәм ерак чит илләрнең алдынгы фәнни үзәкләреннән 200дән артык танылган галим катнаша[16].

Хезмәт:

  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т. I: Народы степной Евразии в древности. — Казань: Изд-во «Рухият». 2002. — 552 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: II. Волжская Булгария и Великая Степь. — Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. — 960 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII — середина XV в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2009. — 1056 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: IV. Татарские государства XV—XVIII вв. — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1080 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: V. Татарский народ в составе Российского государства (вторая половина XVI—XVIII вв.). — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1032 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VI. Формирование татарской нации. XIX — начало XX в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1172 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VII. Татары и Татарстан в XX — начале XXI в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1008 с.

2017 елда әлеге җиде томлы хезмәт инглиз телендә басылып чыга. Татар тарихын өйрәнү эше Институт коллективы тарафыннан дәвам иттерелә һәм даими тулыландырыла[16].

2016 елда Россия Федерациясенең аерым территорияләрендә яшәгән татарларның тарихын яктыртучы коллектив монографияләр: «Көнбатыш Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте», «Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы», «Tartarica» атласлары сериясе (Атлас Tartarica. Татарлар һәм Евразия халыклары тарихы. Татарстан Республикасы кичә һәм бүген» (2006), «Тартария атласы. Борынгы карталарда Евразия. Мифлар. Образлар. Пространство» (2006), «Тартарика. Этнография» (2008), «Bulgarica. Болгар цивилизациясе дәвере һәм киңлеге: Атлас» (2011), «Tartarica. Tatarlar ve Avrasya halklarinin tarihi. Tataristan cumhuriyeti: dünü ve bugünü» (2017, төрек телендә), «Tartarica. The History of the Tatars and peoples of Eurasia. The Republic of Tatarstan: yesterday and today» (2020, инглиз телендә) басылып чыга[16].

Татарларның тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне киң җәмәгатьчелек арасында тарату өлкәсендә инглиз телендә «Tatar history and Civilisation» (2010) дигән коллектив хезмәтнең басылып чыгуы мөһим вакыйга була. Оксфорд институты (Бөекбритания) белән берлектә «Дөнья тарихында Алтын Урда» коллектив хезмәтен (2016) бастырып чыгару, аны инглиз теленә тәрҗемә итү һәм Оксфордта тәкъдир итү (2017) институт эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәсе булып тора. Моннан тыш, институт эшендә Татарстан торак пунктлары тарихын өйрәнү мөһим урынны били: «Казан артындагы Ашыт җыены авыллары тарихы» (2017), «Тау ягы татар авыллары тарихы (Казан губернасы Чуел өязенең Акъегет волосте)» (2018), «Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы татар авыллары: мәгариф һәм мәдәният учаклары» (2019)[16].

Кырым татарларының тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре җыелмасын әзерләү һәм бастырып чыгару шулай ук институт эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе. 2014-2020 елларда әлеге басманың 4 томы нәшер ителде: «Бакчасарай» (2016), «Бакчасарай районы» (2017), «Симферополь» (2018), «Иске Кырым» (2020[16]).

Институт ел саен берничә зур фәнни-гамәли конференция һәм форум үткәрә. Институт галимнәре Россиянең төрле төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге хезмәттәшләре белән тыгыз фәнни элемтәдә тора[16].

Вакытлы матбугат басмалары

  • «Золотоордынское обозрение» журналы («Golden Horde Review») — 2013 елдан [19][14]. Журналы Scopus һәм Web of Science дөньякүләм мәгълүмат базаларында индексацияләнә.
  • «Историческая этнология» журналы («Historical Ethnology») — 2016 елдан.
  • «Крымское историческое обозрение» журналы («Crimean historical review») — 2014 елдан.
  • «Кряшенское исторической обозрение» журналы («Kryashen historical review») — 2015 елдан.
  • «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» — 2016 елдан.
  • «Средневековые тюрко-татарские государства» —2015 елдан.

Искәрмәләр

  1. Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов. БИЗНЕС Online, 9.06.2020
  2. 1 2 3 4 Устав ГБУ "Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ" татаровед.рф
  3. Институт истории имени Шигабутдина Марджани millattashlar.ru
  4. 1 2 Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
  5. Какие задачи стоят перед Российским исламским институтом сегодня? business-gazeta.ru
  6. Отдел средневековой археологии archtat.ru
  7. Отчёты институтов, центров и отделений Академии наук Республики Татарстан за 2015 год. — Казань: АН РТ, 2015. — 83 с.
  8. Ревина Ю. В Болгаре появится экспозиция под открытым небом, посвящённая тюрко-татарской письменности. Официальная хроника, Культура, Год культуры. ИА «Татар-информ» (29 октябрь 2014). Архивировано 4 октябрь 2017 года.
  9. АН РТ, 2015
  10. Мирхәев Р.Ф. Г. Тукай әсәрләренең теле хакында ft.antat.ru
  11. Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
  12. Татар тарихы — 7 томда tatar-congress.org
  13. Президент Татарстана вручит госпремии республики в области науки и техники. Наука и образование. ИА «Татар-информ» (26 декабрь 2016). Архивировано 27 декабрь 2016 года.
  14. 1 2 АН РТ, 2016
  15. 2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды 2021 елның 29 апрель көнендә архивланган. ga.tatarstan.ru
  16. 1 2 3 4 5 6 7 ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты турында мәгълүмат // татаровед.рф.  [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
  17. Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
  18. Первый заместитель министра образования и науки Республики Татарстан И.Г. Хадиуллин представил коллективу Института истории исполняющего обязанности директора Салихова Радика Римовича (рус.). татаровед.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2020. Архивировано 15 июнь 2020 года.
  19. «Золотоордынское обозрение». На «eLIBRARY.ru».

Шулай да карагыз

Тема буенча өстәмә