Айрат Вәлиев
Айрат Вәлиев (Айрат Рәсим улы Вәлиев, рус. Айрат Расимович Валиев, 25 май 1978, Көек, Татарстан АССР) — техник фәннәр докторы (2018), доцент (2009). 2018 елның 17 июленнән — Казан дәүләт аграр университеты ректоры в.в.б., 2018 елдан 2025 елга кадәр — ректор.
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 25 маенда Татарстан АССР Саба районы Көек авылында туган. 9 сыйныфтан соң, Яшел Үзән механика техникумын (1999 елдан көллият) кызыл дипломга, «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең (1995 елдан академия, 2006 елдан университет) авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын (2001) һәм «икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын (2005) тәмамлаган.
2018 елның ноябрендә Чуаш аграр академиясендә «Җир эшкәртү машиналарының яңаларын булдыру һәм камилләштерү нигезендә Урта Идел буе шартларында туфрак эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].
Алмания, Словакия, Литва, Нидерландлар, Эстония, Кытайда стажировка узган.
Хезмәт юлы
2001-2004 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе инженеры.
2004-2006 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе энергия ресурсларын саклау кафедрасы өлкән укытучысы.
2006-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарга хезмәт күрсәтүне оештыру һәм технологиясе кафедрасы доценты.
2007-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының корпоратив-кластерлы укыту үзәге җитәкчесе.
2008 елдан — Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры.
2011-2016 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире.
2018 елның 17 июленнән 14 ноябренә кадәр — Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын башкаручы.
2018 елның 14 ноябреннән 2025 елның апереленә кадәр — Казан дәүләт аграр университеты ректоры. 2025 елдан университетта проректор вазифаларын башкара[2].
Гыйльми эшчәнлеге юнәлеше
Татарстан җөмһүрияте шартларында туфракны эшкәртүнең адаптив энергия ресурсларын саклау системасы өчен нәтиҗәле технологияләр һәм техник чаралар.
60 фәнни хезмәте, ш. и. 2 монографиясе бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2007);
- Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2014);
- Россия агросәнәгать комплексының Мактаулы хезмәткәре (2015)[3];
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2022);
- «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» көмеш медале (2022);
- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2022)[4];
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023);
- «Татарстан Республикасының студентлар хезмәт отрядларын үстерүгә керткән өлеше өчен» Мактаулы билгесе (2024);
- Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты (2025);
- Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре (2025).
Искәрмәләр
- ↑ Марина Чередниченко, Тимур Латыпов. «Ученик должен превзойти учителя»: в КГАУ сменился ректор, правивший 22 года. «БИЗНЕС Online», 17.07.2018
- ↑ Голобурдова, Наталья. «Я здесь не чужой человек!»: как в Казанском агроуниверситете представили нового и. о. ректора. Бизнес Online (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Валиев Айрат Расимович. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Валиев Айрат Расимович. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
Сылтамалар
- Валиев Айрат Расимович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru