Идел-Чулман тыюлыгы
Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы (Идел-Чулман тыюлыгы, рус. Волжско-Ка́мский госуда́рственный приро́дный биосфе́рный запове́дник) — Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан экологик мирас объекты. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының табигый тыюлыклар фонды составына керә. Тыюлык табигатьне саклау, фәнни-тикшеренү һәм экологик-агарту учреждениесе булып тора.
Яшел Үзән (Раифа участогы, 58,97 км²) һәм Лаеш (Саралан участогы, 54,8 км²) районнарында, Идел елгасының сул ярында, бер-берсеннән 100 км ераклыкта урнашкан ике аерым өлештән гыйбарәт. Чикләре Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советы карары нигезендә билгеләнгән[1]. Тыюлыкның гомуми мәйданы — 113,77 км2.
2005 елдан тыюлык Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья биосфера резерватлары челтәренә кертелә[2].
Тарих
Тыюлыкны ачуны Порфирий Никитич Крылов һәм Сергей Иванович Коржинский тәкъдим иткәннәр. Алар 200 ел буе монастырь карамагында булган Раифа урманын фән өчен тәүге тапкыр ачканнар. Бу урыннар изге саналганга һәм бирегә килүчеләр күп булганга. урманнар киселмәгән, күп кенә натуралист-галимнәрнең игътибарын җәлеп итеп, үзенең беренчел табигый халәтен саклап калган[3].
Бу җирлектә тыюлык булдыру идеясен 1917 елда Казан дәүләт университетының ботаника профессоры Андрей Яковлевич Гордягин тәкъдим иткән. Тыюлыкны тулысынча рәсмиләштерү буенча күпсанлы омтылышлар уңышсыз тәмамланса да, 1930 елларга кадәр Раифа урманы территориясендә 1919 елдан кертелгән тыюлык режимы сакланып калган[3].
1919 елда Казан дәүләт университетында урман хуҗалыгы факультеты ачыла, аның укыту-тәҗрибә базасы — Раифа. 1924—1925 елларда тыюлык булдыру теләге яңадан туа, Андрей Гордягин табигатьне саклау үзәгенә «Татар милли тыюлыгы» исемен тәкъдим итә[1].
Тыюлыкны төзүнең икенче омтылышы Бөек Ватан сугышы елларында Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба — ССРБ) Фәннәр академиясенең башка галимнәре белән бергә Казанга эвакуацияләнгән танылган ботаник һәм географ, профессор Алексей Порфирьевич Ильинский исеме белән бәйле. 1942 елның көзендә Алексей Ильинский Раифада ССРБ Фәннәр академиясе Ботаника институтының Урман стационарын оештыра[2].
Узган гасырның илленче елларында ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтының җир өсте умырткалылары системасы һәм экологиясе лабораториясе мөдире Виктор Алексеевич Попов тәкъдиме белән тыюлык булдыруга яңа омтылыш ясала.
Тыюлык проектын гамәлгә куюга ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы карамагындагы, Александр Арбузов җитәкчелегендәге Табигатьне саклау комиссиясе ярдәм итә. Галимнәр, яхшы сакланган урман экосистемаларында табигый процессларны өйрәнү максатында, Раифа участогын сак астына алырга, тыюлыкка Саралан участогын кеше кулы белән ясалган диңгезнең яр буе экосистемаларына йогынтысын өйрәнү өчен фәнни полигон сыйфатында кушарга тәкъдим итәләр[2]. Комиссия әгъзаларының тәкъдимнәре кабул ителә һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Министрлар Советының 1960 елның 13 апрелендәге 510 санлы карары, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Аучылык хуҗалыгы һәм тыюлыклар баш идарәсенең 1960 елның 13 маендагы 159 нчы санлы боерыгы һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советының 1960 елның 30 августындагы 1133-Р санлы күрсәтмәсе нигезендә Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы оеша[1].
Максаты — үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының генетик фондын, үсемлекләрнең һәм хайваннарның аерым төрләрен, катнаш урманнар зонасының гомуми һәм уникаль экологик системаларын саклау, шулай ук табигатьтә барган процесслар турында фәнни мәгълүмат алу[1].
Тыюлыкның төп бурычы — биологик һәм ландшафт төрлелеген саклау, өйрәнү, торгызу[4].
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 9 апрелендәге 277 нче санлы карары нигезендә тыюлыкның мәйданы 8024 гектардан 10 091,2 гектарга кадәр арттырылган.
Тыюлык ике участоктан — Саралан һәм Раифадан тора. Бу участоклар бер-берсеннән 100 км ераклыкта урнашкан. Иң якын участок Казаннан көньякка таба 50 км ераклыкта. Тыюлык Идел, Чулман һәм Мишә елгалары кушылган урындагы Куйбышев сусаклагычының 1,3 мең гектар мәйданлы өлеше белән чиктәш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 21 июнендәге 407 нче санлы карары нигезендә саклау зонасының мәйданы — 15 000 га.
Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы территориясе җиде авыл хуҗалыгы предприятиесе җирләре белән чиктәш: алар арасында кошчылык фабрикасы, терлекчелек комплексы, яшелчәчелек хуҗалыгы бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 21 июнендәге 407 нче санлы карары нигезендә, тыюлыктагы режимны тәэмин итү максатыннан, аның тирәсендә саклау зонасы булдырыла[4].
Рельеф
Раифа участогы территориясенең рельефы тигезлекләрдән, чокырлардан һәм елга үзәннәре челтәреннән гыйбарәт. Саралан участогының материк өлешендә җир өслеге тигез, комлы-балчыклы. Ярларын сусаклагыч җимерә. Биредә Идел һәм Чулман тугайлары сусаклагычның сай сулы өлешен тәшкил итә. Тугайдагы яллар (сузылып киткән тәбәнәк утраулар) су өстеннән 0,5—1 метрга кадәр күтәрелә, аларның озынлыгы берничә дистәдән алып йөз метрга кадәр җитә. Утрау өлешендә рельеы — комлы калкулыклы[5].
Климат
Раифада һаваның уртача еллык температурасы — 3,8 °C, гыйнварда уртача температура — −10,2 °C, июльдә — 19,3 °C. Температураның абсолют минимумы −41 °Cка, абсолют максимумы 36 °Cка җитә. Явым-төшемнең уртача еллык күләме — 590 мм. Сараланның климаты, Раифа белән чагыштырганда, җылырак һәм корырак: һаваның уртача еллык температурасы — 4,2 °C, уртача еллык явым-төшем — 540 мм[6].
Үсемлекләр дөньясының үзенчәлекләре
Территориянең 90 % тан артыгын урманнар (нарат, имән, юкә, каен, усак, зирек) лып тора. Тыюлыкта 200—300 еллык нарат, чыршы, имән агачлары үскән урманнар сакланган. Монда 844 төр, шул исәптән 51 төр агач һәм куак үсә, төрле сазлыклар очрый.
Ике участоктагы урманнар бер-берсеннән аерыла. Раифа участогында нарат урманнары киң таралган: коры лишайниклы урманнарыннан алып сфагнум сазлыкларында үсә торган наратларга кадәр, аеруча яшел ылыслылары күп. Наратлардан тыш, имән, юкә һәм чыршының да берничә төре сакланган. Өч гасыр дәвамында агачлар киселмәгәнлектән, Раифа участогында төп урман биогеоценозлары сакланып калган. Биредә үзенчәлекле үсемлекләргә бай сазлыклар, 570 ләп төр тамырлы үсемлек, 160 ләп төр мүк бар[7].
Тыюлыкның Раифа участогы — үзенчәлекле микромодель: биредә зур булмаган мәйданда (4 мең га) Россиянең Европа өлешендәге барлык урман зоналарының географик үзенчәлеге кабатлана.
Саралан участогында юкә, усак, имән һәм башка яфраклы агачлардан торган урманнар, шулай ук комлы калкулыклардагы һәм терраса итәкләрендәге сирәк нарат урманнары очрый. Бу участокта 500 гә якын төр су тамырлы үсемлек теркәлгән[7].
Хайваннар дөньясының үзенчәлекләре
Имезүчеләрнең 55 төре теркәлгән, шул исәптән: 6 төре — бөҗәк ашаучылар, 10 с — кулканатлылар, 21 е — кимерүчеләр һәм башкалар. Алар арасында куян, җирәнсу йомран, поши, кабан, кыр кәҗәсе, төлке, урман сусары, бурсык, селәүсен, янутсыман эт, ондатра, Америка чәшкесе, елга кондызы, керпе, Европа тычканы, гади көрәнтеш, җирән кыр тычканы, тиен, ас, көрән аю, ике төсле, мыеклы һәм гигант кичке ярканатлар, шулай ук сукбай мәчеләр һәм этләр.
Тыюлыкта 195 төр кош яши. Аларның 9 төре ССРБ һәм Россия Совет Федератив Социалистик Респбликасының Кызыл китапларына кертелгән.
Тыюлык кошлар дөньясына бай. Монда озан, боҗыр, соры челән, соры торна, кара ләкләк, көтүче кош, аккош, зур бакылдык, саңгырау күке яши. Күгәрченнәрнең берничә төре — гади күгәрчен, әберчен, күгелҗем урман күгәрчене һәм күк күгәрчен очрый. Шулай ук чыпчыксыманнардан кычыткан чыпчыгы, имәнлек чыпчыгы, сары һәм сары башлы сиртмәкойрык, кыр купшысы, гади кәләпүшле чыпчык, камыш чыпчыгы-бурсык, ясмык чыпчыгы, кызылтүш, урман чуаркае, кызылкойрык, саргылт нарат чыпчыгы, сары сандугач, чебенче, чыркылдык тургай кебек кошларныкүрергә мөмкин.
Урман кырыйларында һәм ачык кишәрлекләрдә соры көртлек һәм бытбылдык тереклек тә. Суер сирәк очраганда, аны саклауга аерым игътибар бирелә.
Тыюлыкта ерткыч кошларга да урын җитәрлек. Биредә Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр: аккойрык диңгез бөркете, канмәргән, каберлек бөркете, елан карчыгасы, сапсан, балабан, карабаш көлүче акчарлак, карабаш шаркылдык акчарлак һәм зур олыкош очрый. Башка ерткычлардан болын һәм саз чалкошлары, кыйгыр, шөпшәашар, шулай ук берничә төр ябалак (соры ябалак, чырайсыз ябалак, таң ябалагы, сазлык ябалагы һәм колаклы ябалак) бар.
Күчеп йөрүче кошлар узганда, тыюлыктагы су-сазлык кошларының, аеруча төрле үрдәкләрнең һәм сәфәр кошларының саны сизелерлек арта[7].
Тыюлыкта 5 төр сөйрәлүче, 10 төр җир-су хайваны саклана[7]. Сөйрәлүчеләрдән монда гади елан, саз еланы, тузбаш елан, кәлтә елан. Җир-су хайваннарына килгәндә, тыюлыкта гади һәм тараклы тритон, кызыл корсаклы бака, шулай ук үлән, очлы башлы, буа һәм күл бакалары яши.
Сулыкларда 30 төрле балык тереклек итә. Алар арасында чөгә, кылычбалык, судак, чуртан, җәен, кенәри, чуарташ кебек төрләр бар.
Умырткасызлар дөньясы да бай: махаон, подалирий, аполлон, мнемозина, поликсена, зур ялтыравык къбәләк, Норденшёльд суалчаны, урман әкәм-төкәме, май коңгызы, агач бал корты кебек сирәк төрләрне очратырга мөмкин.
Дендрарий
Раифа дендрарие 1921 елда ачыла. Баштарак ул зур булмаган территорияне биләгән. 1960 елдан дендрарий Идел-Чулман тыюлыгының бер өлеше булып тора.
Дендрарий территориясе түбәндәгеләргә бүленә: «Америка», «Европа», «Азия». Биредә өч континентка хас 500 дән артык төрдәге куак һәм агач үсә.
1978 елда дендрарий Россиянең Ботаника бакчалары советына кабул ителә, 2003 елдан Үсемлекләрне саклау буенча халыкара ботаника бакчалары советына составына керә[8].
Раифа дендрариенда үсә торган үсемлекләр географик принцип буенча утыртылган һәм өч секторда урнаштырылган. «Азия» бүлегендә 65 тән артык төрдәге үсемлекне очратырга мөмкин. Алар арасында бозлык чорына кадәр үскән реликт үсемлек — амур бәрхете агачы да бар[8].
«Европа» бүлегендә 600 гә якын төр үсемлек үсә. Алар арасында, мәсәлән, татар зелпесе бар[8].
«Америка» бүлегендә 45 тән артык төр үселек бар. Биредәге күп кенә агачлар, мәсәлән, шикәр өрәңгесе, элек Россия өчен экзотик саналган[8].
Экология
Язгы карлар эрегәндә, якындагы кырлардан туфракның уңдырышлы катламы юыла. Бу туфрак массасы (елына уртача 500 тонна чамасы) тыюлык биләмәсе буйлап аккан кечкенә елгаларга кушыла һәм күлләргә ләм булып утыра. Мәсәлән, 20 ел элек иң зур тирәнлеге 21 метр булган Раифа күле хәзер ике метрга саегайган, аның мәйданы 38 гектардан 36 гектарга кадәр кимегән[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Положение о федеральном государственном учреждении «Волжско-Камский государственный природный биосферный заповедник» (рус.). Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2025. [Тикшерелгән 31 март 2025]
- ↑ 1 2 3 Людмила Картащова. Уникальный и особо охраняемый (рус.). Общественно-политическая газета «Республика Татарстан» (18 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2025. [Тикшерелгән 31 март 2025]
- ↑ 1 2 5 июня - день эколога (рус.). Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты (5 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2025. [Тикшерелгән 1 апрель 2025]
- ↑ 1 2 Положение о ФГБУ «Волжско-Камский государственный заповедник» (рус.) (PDF). vkgz.ru. [Тикшерелгән 1 апрель 2025]
- ↑ Волжско-Камский государственный природный биосферный заповедник (рус.). Экология и охрана природы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2025. [Тикшерелгән 1 апрель 2025]
- ↑ Горбатовский Владимир Васильевич. Волжско-Камский заповедник (рус.). Большая российская энциклопедия. bigenc.ru (19 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2025. [Тикшерелгән 1 апрель 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Дежкин В. В. В мире заповедной природы. — М.: Сов. Россия, 1989. — 256 с.: ил. — С. 210—211.
- ↑ 1 2 3 4 Идел-кама тыюлыгы Дендрарий (рус.). 100летнашемудому.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2025.
- ↑ Унковская Е. Н., Тарасова Н. Г., Палагушкина О. В., Горшков Ю. А. Формирование фитопланктонного сообщества в бобровых прудах Волжско-Камского заповедника (рус.). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2025. [Тикшерелгән 17 март 2025]
Әдәбият
- Гаранин В. И., Гильмутдинов К. Г., Скокова Н. Н., Хасаншин Б. Д. Волжско-Камский заповедник // Заповедники европейской части РСФСР. Часть 2 / Под общ. ред. В. Е. Соколова, Е. Е. Сыроечковского. — М.: Мысль (издательство, Москва), 1989. — С. 96—108. — 304 с. — (Заповедники СССР). — 100 000 экз. — ISBN 5-244-00148-5, ISBN 5-244-00316-X.
- А. Маринович. Волжско-Камский заповедник // «Охота и охотничье хозяйство», № 6, 1969. стр.12-13.
Сылтамалар
- О Волжско-Камском государственном природном биосферном заповеднике. Архивировано 4 март 2012 года. (см. архивированную копию. Архивировано из оригинала 4 март 2012 года.)
- Волжско-Камский государственный биосферный. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2007. Архивировано из оригинала 3 декабрь 2002 года.
- Волжско-Камский государственный природный заповедник. Архивировано 11 май 2008 года. (см. архивированную копию. Архивировано из оригинала 11 май 2008 года.)
- Путешествия по России — RussiaOutdoors. Архивировано 3 июль 2011 года.
- Информация о заповеднике в ООПТ России. Архивировано 12 октябрь 2008 года.
- Книга «Места заповедные» о заповедниках Татарстана (сайт ИД Маковского). Архивировано из оригинала 16 апрель 2018 года.