Алексей Ильинский

Алексей Ильинский (20 май (1 июнь) 1888 — 5 октябрь 1945) — рус геоботанигы, биоценолог, биология фәннәре докторы (1934), профессор (1929), Рус география җәмгыятеның гыйльми сәркатибе. Тикешеренүләрнең күбесе биоценозларның динамикасына һәм тотрыклылыгына багышланган. 1942 елда ССРБ ФА Ботаника институтының урман стационары нигезендә Идел-Чулман тыюлыгын булдырырга омтыла, ләкин бу омтылыш уңышсыз булып чыга, тыюлык булдырылмый кала.