Талия Хәбриева

Талия Ярулла кызы Хәбриева (1958 елның 10 июне, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия хокукчысы, дәүләт эшлеклесе, юрист. Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закончалык һәм чагыштырма хокук Институты директоры. Юридик фәннәр докторы, профессор. Россия Фәннәр академиясе (РФА) академигы[1]. Татарстан республикасының атказанган юристы. Россия Фәннәр академиясе Вице-президенты (2013—2017)[2].

Россия Федерациясенең атказанган юристы.

Тәрҗемәи хәле

Талия Хәбриева 1958 елның 10 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1980 елда Казан дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Анда 19801983 елларда аспирантурада укый.

1985 елда икенче Бөтенсоюз совет законнарын фәнни-тикшеренү институтында «Совет законының телеологик аңлатмасы: юридик практикада төшенчә, эчтәлеге, роле» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый[3]. Казан университетының юридик факультетының дәүләт һәм халыкара хокук кафедрасында укытучы, аннары ассистент булып эшли. 1992 елда Талия Хәбриевага дәүләт һәм халыкара хокук кафедрасы доценты исеме бирелә.

1996—2002 елларда — РФАнең дәүләт һәм хокук институтының конституция хокукы теориясе секторы мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

1997 елда РФА дәүләт һәм хокук институтында «Россия Федерациясе Конституциясенә аңлатма: теория һәм практика» темасы буенча юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4]. Шул ук елдан бирле Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) профессоры[5].

1998—2001 елларда статс-секретарь — Россия Федерациясе эшләре, милли һәм миграция сәясәте министры урынбасары вазыйфасында эшли. Конституция хокукы кафедрасы профессоры (2000). 2001 елдан — Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры.

2003 елдан — Париж-I Пантеон-Сорбонна университетының чакырылган профессоры (Франция)[6]. 2007 елдан — Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе Президиумы әгъзасы[7].

2008 елның 29 маенда — Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2011 елның 22 декабрендә — академик, ә 2013 елның 1 июнендә тарихта беренче хатын-кыз Фәннәр академиясе вице-президенты итеп сайлана[8]. 2018 елның 19 июленнән — РФА президенты урынбасары[9].

2013 елда демократия өчен Аурупа комиссиясендә (Венеция комиссиясе) Россия Федерациясе вәкиле итеп билгеләнә. Франция Юстиция министрлыгы каршындагы континенталь хокук фондының Халыкара фәнни советы әгъзасы булып тора.

2020 елда Дәүләт Думасының дәүләт корылышы һәм закон чыгару Комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Федерация Советының Россия Федерациясе Конституция судында һәм Россия Федерациясе Генераль прокуратурасында тулы вәкаләтле вәкиле Андрей Клишас белән беррәттән Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча Россия Федерациясе Президенты төзегән эшче төркем рәистәшләренең берсе була[10][11].

Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр советы әгъзасы, даими эшләүче консультатив-киңәшмә органы — Россия Федераль салым хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.

Ире — Рамил Хәбриев (1953) — фармаколог, академик; ике баласы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2023 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены ― юридик фәнне үстерүгә, шулай ук Россия законнарын камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен[12]

Искәрмәләр

  1. Официальные итоги выборов в РАН [недоступная ссылка — история]. // Наука и технологии России — STRF.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2012. Архивировано 19 декабрь 2012 года.
  2. Российская академия наук. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2015. Архивировано из оригинала 1 апрель 2015 года.
  3. Насырова, Талия Ярулловна. Телеологическое толкование советского закона: понятие, содержание и роль в юридической практике: дисс. … канд. юрид. наук: 12.00.01. — Казань, 1985. — 200 с.
  4. Хабриева, Талия Ярулловна (1958-). Толкование конституции Российской Федерации: Теория и практика: автореф. дис. … д-ра юрид. наук: 12.00.02 / Ин-т государства и права Рос. АН. — Москва, 1997. — 50 с.
  5. Московский государственный институт международных отношений (университет) МИД России
  6. Bienvenue à l'université Paris 1 Panthéon-Sorbonne | Université Paris 1 Panthéon-Sorbonne. www.pantheonsorbonne.fr. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021.
  7. Состав Высшей аттестационной комиссии, archived from the original on 2019-03-21, retrieved 2021-03-21 
  8. Новый президиум РАН: выдающиеся физики, директор Эрмитажа, ректор МГУ и «поклонник Петрика» Алдошин. Газета.Ru | Наука (3 июнь 2013).
  9. Распоряжение № 10105-768а от 13.07.2018
  10. Образована рабочая группа по подготовке предложений о внесении поправок в Конституцию (рус.). Kremlin.ru (15 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2020.
  11. Путин создал рабочую группу по подготовке поправок в Конституцию // Интерфакс, 15.01.2020
  12. Путин Талия Хәбриеваны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 3.04.2023

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә