Татарстан Республикасының Атказанган юристы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Татарстан Республикасының Атказанган юристы
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Бүләкләүләр саны 305 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Республикасының Атказанган юристы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 305 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, прокуратура органнарында, судта, адвокатурада, уку йортларында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда үз белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле юристларга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы, хокукый дәүләт төзүдәге, хокук фәнен үстерүдәге, закон актларын әзерләүдәге, законнарны пропагандалаудагы, юридик кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр