Мәгъсүм Сәлахов

Мәгъсүм Хәлимулла улы Сәлахов (рус. Мякзюм Халимулович Салахов, 13 июль 1951, Рудный, Костанай өлкәсе) — Россия дәүләт һәм фән эшлеклесе, физика фәннәре докторы (1992), профессор (1993), ТР ФА академигы (2004), Казан университеты ректоры (2002—2010) һәм президенты (2010—2014), ТР ФА президенты (2014―2023)[1].

Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[2]; 2023 елның 13 июленнән ― даими профессиональ нигездә эшли торган депутат.[3].

Тормыш юлы

1951 елның 13 июлендә Казах ССРның Соколовка бистәсендә туа. 1968 елда Ульяновск шәһәренең 1 нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1973 елда Казан дәүләт университетын отличиe белән тәмамлый. 1977 елда атомнар спектроскопиясе һәм плазма диагностикасы проблемалары буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1976 елдан оптика һәм спектроскопия кафедрасында (2006 елдан — оптика һәм нанофотоника кафедрасы) эшли: кече фәнни хезмәткәр, аннары өлкән фәнни хезмәткәр, доцент, профессор, кафедра мөдире (1991–2018 елларда)була. 1992 елда «Оптика» белгечлеге буенча физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен докторлык диссертациясен яклый. 2001–2002 елларда Казан дәүләт университетының финанс-икътисад мәсьәләләре буенча проректоры була.

2002–2010 елларда — Казан дәүләт университеты ректоры.

2010–2014 елларда — Казан федераль университеты президенты.

2014 елдан 2023 елга кадәр — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты.

2014–2019 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты.

2019–2024 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты.

2024 елның сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.Татар һәм рус телләрендә кабул ителгән закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация советы составына керә[4].

Дәүләт бүләкләре

  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале[5].

Сылтамалар