Сергей Юшко
Сергей Владимир улы Юшко (Сергей Юшко, рус. Сергей Владимирович Юшко, 3 март 1971, Маладзечна, Минск өлкәсе) — Россия галиме, педагог, эшмәкәр. Техник фәннәр докторы, профессор. Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры.
Тормыш юлы
Сергей Юшко 1971 елның 3 мартында Минск өлкәсенең Молодечно шәһәрендә туа. 1994 елда «Очу аппаратлары двигательләре» һөнәре буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлый. 1996 елда Казан дәүләт технология университетының (КДТУ) автоматлаштыру һәм мәгълүмат кафедрасында аспирантураны тәмамлый[2]. 2001 елда университетың докторнатурасын тәмамлый һәм Россиядә техник белгечлек буенча докторлык дәрәҗәсенә ия булган яшьләрнең берсе була[3].
1997—2006 елларда — Бөтенроссия расходометрия фәнни-тикшеренү институтының Казан дәүләт фәнни метрология үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре.
2001 елдан — Казан дәүләт технология университеты профессоры. 2006 елдан — КДТУның мәгълүмати технологияләр факультеты деканы. 2004—2006 елларда — «"ИДЕЯ" инновацион-җитештерү технопаркы» ААҖнең инновацияләр буенча директоры. 2006 елның мартыннан ― «"ИДЕЯ" инновацион-җитештерү технопаркы» генераль директоры.
2017 елның июненнән — Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы[4]. 2018 елның 15 мартында университет ректоры итеп сайлана[5].
2007 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы. Химия һәм химия технологияләре бүлеге буенча ТР ФА әгъза-корреспонденты (2010).
Кандидатлык дәрәҗәсен алырга теләүчеләрнең биштән дә ким булмаган фәнни җитәкчесе булган. Россия һәм чит ил басмаларында 69дан артык мәкалә авторы булып тора.
Бүләкләр
- «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының «Кече бизнесны үстерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә диплом (2006)[6].
Җинаять эше
2020 елның 17 апреленда Сергей Юшкога карата җинаять эше кузгатыла[7]. Тикшерү комитеты версиясе буенча, 2004—2017 елларда Сергей Юшко, «Идея» технопаркында тулы эш белән тәэмин итү режимында эшләп, бер үк вакытта инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире, шулай ук КНИТУның «инновацион технологияләр» факультеты деканы булган[8]. Тик чынлыкта андый деканат булмаган. 2020 елның апрелендә тикшерү Сергей Юшко законсыз рәвештә 1 миллион сумнан да ким булмаган (2020 ел бәяләре белән) күләмдә хезмәт хакы алган дип саный. ТР буенча Тикшерү комитеты ректорының хокукка каршы эшчәнлеген Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика идарәсе белән берлектә ачыклаган[9].
2024 елда суд «җинаять составы булмау сәбәпле» дигән формулировка белән аклау хөкеме чыгара. Реабилитациягә хокукы таныла. Йортка һәм ике чит ил машинасына салынган тыю алына[10]. Прокуратура әлеге карар буенча шикаять бирә, әмма Татарстан Республикасы Югары суды аклау хөкемен законлы дип таный. Шул ук вакытта прокуратура кассация инстанциясенә мөрәҗәгать итә, һәм суд контрактлар буенча акча үзләштерү эпизоды буенча Юшкога карата чыгарылган аклау карарын гамәлдән чыгара.
2025 елда Юшко 3 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителә, әмма җинаятьнең срогы чыгу сәбәпле, җәзадан азат ителә[11].
Искәрмәләр
- ↑ https://www.business-gazeta.ru/person/179
- ↑ БИЗНЕС Online. Юшко Сергей Владимирович, ректор Казанского национального исследовательского технологического университета (рус.). www.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2018.
- ↑ «Президент Татарстана возлагает серьезные надежды на технологический университет» [ингл.]. 10 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Премьер-министр РТ Алексей Песошин представил и.о. ректора КНИТУ. Им стал Сергей Юшко. www.kstu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2018.
- ↑ Сергей Юшко избран ректором КНИТУ. www.kstu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2018.
- ↑ Юшко Сергей Владимирович. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2018.
- ↑ Дело ректора КНИТУ-КХТИ: защищать Сергея Юшко взялся экс-следователь ФСБ
- ↑ Взяли со спецназом: как Сергея Юшко повязала ФСБ
- ↑ В Казани возбудили уголовное дело против ректора КНИТУ (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2020.
- ↑ «Җинаять составы булмау сәбәпле»: Казанда суд КХТИның элеккеге ректоры Сергей Юшконы тулысынча аклады. Реальное время (24 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025. Архивировано 18 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Суд приговорил Сергея Юшко к 3 годам колонии, но отпустил за давностью. БИЗНЕС Online (14 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.