Гамәли эзләнүләр институты
Гамәли эзләнүләр институты (рус. Институт прикладных исследований, 2009 елның 29 июлендә оештырыла) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. Институтта эш гамәли характердагы бурычларны һәм фәннең фундаменталь проблемаларын өйрәнүне үз эченә алган төрле юнәлешләр буенча алып барыла.
Тарих
Институт 2009 елның 29 июлендә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Информатика институты» дәүләт бюджет учреждениесе буларак төзелә. Учреждение Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 30 гыйнварындагы 43 санлы карары нигезендә ачыла[1].
2014 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 21 маендагы 335 санлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Информатика институты» дәүләт бюджет учреждениесе аерымланган бүлекчә буларак Фәннәр академиясе карамагында эшли башлый.
2015 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Информатика институтын академиянең Перспективалы тикшеренүләр институтына үзгәртеп төзелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 31 декабрендәге 1095 санлы карары), 2018 елның 12 гыйнварында институтның исеме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 27 ноябрендәге 918 санлы карары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2018 елның 12 гыйнварындагы 3 нче санлы боерыгы нигезендә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли эзләнүләр институты» аерымланган структур бүлекчә итеп үзгәртелә[2].
2018 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли эзләнүләр институтында Цифрлы технологияләр үзәге төзелә[3].
Тасвирлама
Институтның төп максаты — нефть чыгару, геология, цифрлы технологияләр, физика, органик авыл хуҗалыгы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм фәнни кадрлар әзерләү[4].
Төп бурычлары[4]:
- фәнни тикшеренүләр үткәрү;
- республика күләмендә югары уку йортлары, башка фәнни һәм фәнни-җитештерү үзәкләре белән берлектә Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан башкарыла торган фәнни тикшеренүләрне координацияләүдә катнашу;
- дөнья фәне казанышларын өйрәнү һәм анализлау;
- гамәлдәге фәнни мәктәпләрне үстерү һәм яңа төзелгәннәренә ярдәм итү, Татарстан Республикасының фәнни потенциалын үстерүне тәэмин итү;
- Татарстан Республикасының фәнни-инновацион сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу;
- фәнни тикшеренүләрне кадрлар белән тәэмин итү;
- талантлы тикшеренүчеләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;
- халыкара фәнни хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү, халыкара программаларда һәм проектларда катнашу, чит илләрдә фән үсеше тенденцияләрен өйрәнү һәм гомумиләштерү.
Институт эчендә 5 фәнни бүлекчә эшли[5]:
- яңа материаллар һәм перспектив технологияләр үзәге;
- нефть-газ технологияләре үзәге;
- цифрлы технологияләр үзәге;
- органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге
- фәнни, фәнни-техник проектлар һәм лабораторияләр җитәкчеләренең компетенцияләрен үстерү үзәге.
Хезмәткәрләрнең гомуми саны — 46 кеше, шул исәптән 38 фәнни хезмәткәр (12 фәннәр докторы һәм 14 фәннәр кандидаты)[6].
Җитәкчеләр
2015 елда институт директоры булып физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Морат Салих улы Таһиров тора[7].
2024 елның ноябреннән институт директоры итеп Россия инженерлык академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия инженерлык академиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Мансур Флорид улы Галиханов билгеләнә[8].
Фәнни хезмәткәрләр
- Ленар Рафгат улы Таһиров
- Хафиз Миргаҗәм улы Салихов
- Юрий Гордеевич Малинин
- Морат Салих улы Таһиров
- Мансур Флорид улы Галиханов
- Вадим Васильевич Хоменко
- Марс Мансур улы Сибгатуллин
- Галия Расыйх кызы Юсупова
- Таһир Мөнәвир улы Әхмәтов
Төп фәнни хезмәтләр
2018–2023 елларда институт хезмәткәрләре тарафыннан 8 китап һәм монография, шул исәптән төрле сүзлекләр, каталоглар, җыентыклар, текстологик җыентыклар һәм башкалар басылып чыга. 298 фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә басыла, шуларның 86 сы Scopus һәм WoS журналларында чыга[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Об Институте прикладных исследований (рус.). Академия наук Республики Татарстан. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
- ↑ Гамәли эзләнүләр институты. «Tatarica» татар энциклопедиясе. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
- ↑ Доклад. Академическая наука Татарстана: история и современность (рус.) (PDF) 44. Институт стратегических исследований Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
- ↑ 1 2 Положение об обособленном структурном подразделении ГНБУ «Академия наук РТ» «Институт прикладных исследований академии наук РТ» (рус.) (PDF). www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
- ↑ институт
- ↑ Исследования и достижения (рус.). www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025..
- ↑ Таһиров Морат Салих улы. «Tatarica» татар энциклопедиясе. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
- ↑ Галиханов Мансур Флоридович (рус.). Академи наук Республики Татарстан. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
Чыганаклар
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе tatarica.org