Әлфис Гаязов
Әлфис Гаязов, Әлфис Суфиян улы Гаязов, баш. Әлфис Суфиян улы Ғаязов, рус. Гаязов Альфис Суфиянович (1956 елның 3 июне, БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылы) — педагогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), язучы, дәүләт эшлеклесе, БР мәгариф министры (2011-2015), БР ФА президенты (2015 елдан). РФ мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы (2009). БР атказанган фән эшлеклесе (2000). РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006). РФ һәм БР язучылар берлеге әгъзасы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1985). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2022).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 3 июнендә БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылында туган. Бөре педагогия институтын (1977), Чиләбе педагогия институтының педагогика кафедрасында аспирантура (1986) тәмамлаган. Педагогия фәннәре кандидатлыгына (1986), «Хәзерге этапта укучы яшьләрне ватандарлыкта тәрбияләүнең теориясе һәм практикасы» темасына докторлык (1996) диссертацияләре яклаган.
Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
- 1977 елдан Бөре педагогия институтында эшли: ВЛКСМ комитеты сәркатибе, кече фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, биофак деканы (1987 елдан), педагогия һәм психология факультеты деканы (1989 елдан).
- 1998 елдан Уфада: Акмулла исемендәге БДПУда педагогика кафедрасы мөдире, БДПУның педагогика институты директоры (2001-2011).
- 2011-2015ларда БР мәгариф министры.
- 2015 елдан БР ФА президенты.
Гыйльми эшчәнлеге
- Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган 150 фәнни хезмәт язган.
- «Проблемы востоковедения» журналының баш мөхәррире.
- 50 фән кандидатының һәм 6 фән докторының гыйльми җитәкчесе.
Иҗаты
Рус, башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Җырлар («Азан», «Бу дөньяда бездән башка бер кем дә юк», «Казанчы каеннары», «Сиңа бер җыр бүләк итәм», «Чишмә юлы») яза. Драма әсәрләре («Аждаһаны җиңәр мәхәббәт», «Урманнарга керсәң» һ.б.) Гафури, Туймазы, Стәрлетамак театрларында куела. И.В. Гете һәм Һ. Һейнены турыдан-туры алманчадан тәрҗемә иткән.
2022 елда «Картлар күңеле кемнәрдә» әсәре белән «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә I премиягә лаек була. [1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Гөлшат Әниф кызы (1958 елның 4 мартында Балтач районы Штәнде авылында туган), медицина фәннәре кандидаты[4].
- кызы Лариса, педагогия фәннәре кандидаты.
- улы
Искәрмәләр
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 24.12.2022
- ↑ Башинформ, 29.03.2010
- ↑ Азат Гиззатуллин.Радий Хабиров вручил государственные награды России и республики лучшим труженикам региона. ИА Башинформ, 22.04.2022
- ↑ Балтач китапханәсе сайтында(үле сылтама)
Сылтамалар
- Ә.С. Гаязов «Чикләрсез татарлар» сайтында [рус.]
- Ә.С. Гаязов Башкорт белешмәлегендә 2016 елның 5 апрель көнендә архивланган. [башк.]
Әдәбият
- Әлфис Гаязов. Урау юллар урау түгел. «Казан утлары», 2016 ел, № 6.
- Гаязов Ә. Казанчы каеннары. Уфа, 1999.