Яхъя Абдуллин

Яхъя Абдуллин (рус. Абдуллин Яхъя Габдуллович) – күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1995), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Тәрҗемәи хәле

1920 елның 9 гыйнварында Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылында туа.

Хезмәт юлын 1936 елдан Теләче районы газетасы редакциясендә техник сәркатип буларак башлый.

1938 елда Алабуга шәһәрендәге Сәяси агарту техникумына (тиздән ул Республика сәяси агарту мәктәбе дип атала башлый) имтихан тота, аның комсомол комитеты сәркатибе итеп сайлана, партиягә алына.

1940 елда армиягә чакырыла, башта радистлар мәктәбенә, аннары Брянск хәрби-сәяси училищесына җибәрелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша, 62 армия составында Сталинградны саклый, каты яралана, үз теләге белән тагын фронтка китә. Ленинград шәһәрен чолганыштан коткаруда, Балтыйк буе илләрен, Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша, дәрәҗәсе – майор.

1945–1959 елларда Казанда партия эшендә. 1949 елда партия өлкә комитеты каршындагы ике еллык республика партия мәктәбен тәмамлый, Казан юридик институтына укырга керә, 1953 елда Мәскәүгә Иҗтимагый фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук бүлегенә «Фәлсәфә тарихы» белгечлегенә аспирантурага имтихан тота, 1957 елда уңышлы яклап, фәлсәфә фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.

1957 елда янәдән Казанга кайта һәм Казан шәһәр партия комитетының идеология эшләре буенча секретаре итеп рәсми төстә сайланып куела.

1959–1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта: өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире вазифаларын башкара, фәнгә тартыла.

1971 елда ул үзенең язмышын Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (ТӘһТИ) белән бәйли: башта фәнни хезмәткәр, сектор мөдире, аннары институт директорының фән буенча урынбасары, институт директоры (1982–1986) дәрәҗәсенә күтәрелә.

1978 елда СССР Фәннәр академиясенең Фәлсәфә институтында «Татар мәгърифәтчелеге фикеренә социаль-фәлсәфи бәяләмә» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1986 елдан, пенсиягә китү сәбәпле, ТӘһТИдә, аннан соң Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында гомеренең соңгы елларына кадәр диярлек баш фәнни хезмәткәр, фәнни консультант булып эшли.

1997–2003 елларда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында баш фәнни хезмәткәр.

2006 елның 4 гыйнварында вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән.

Фәнни эшчәнлеге

Татар фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере тарихына караган хезмәтләрендә татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек мәсьәләләре, күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең дөньяга карашлары тикшерелә. Барыннан да элек, Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Ш. Күлтәси, Г. Утыз Имәни, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек татарның күренекле тарихи шәхесләренең мирасын өйрәнә, аларның татар иҗтимагый фикерендә тоткан урыннары хакында җитди хезмәтләр бастыра.

Ул берничә саллы монография, 250 дән артык фәнни, фәнни-популяр мәкаләләр, җыентыклар авторы.

Хезмәтләре

  • Абдуллин Я.Г. Мәгърифәт нуры ачар... Казан, 1987.
  • Абдуллин Я.Г. Татарская просветительская мысль (социальная природа и основные проблемы). Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. 320 с.
  • Абдуллин Я.Г. Общественная и философская мысль в Татарии начала XX в. М., 1990 (автордаш).
  • Абдуллин Я.Г. Джадидизм среди татар: возникновение, развитие, историческое место. Казань: Иман, 1998.
  • Абдуллин Я.Г. Джадидизм, его социальная природа и эволюция // Из истории татарской общественной мысли. Казань: Казанский филиал АН СССР,

1979. С. 91–117.

  • Абдуллин Я.Г. Милләт язмышы: уйланулар. Казан: «Фән»,1999. 317 б.
  • Абдуллин Я.Г. Социально-философская характеристика татарской просветительской мысли: дис. ... д-ра филос. наук. М., 1978. 464 с.
  • Абдуллин Я.Г. Үткәннәр һәм уйланулар... Казан: Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005. 317 б.

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Теләче авылында яңа бер урам аның исемен йөртә;
  • Олы Кибәхуҗада туганы Мисүәр Исмәгыйлев тырышлыгы белән тантаналы төстә «Яхъя чишмәсе» ачыла;
  • Ел саен, галимнең туган көненә туры китереп, район күләмендә «Яхъя укулары» уза;
  • Районның төбәк музеенда аның шәхси әйберләре саклана;
  • Вафатыннан соң, васыятен үтәп, район китапханәсенә аның гомере буе тупланган, меңәрләгән китапны үз эченә алган шәхси китапханәсе тапшырыла.

Чыганаклар

  • Мавлютов Р. Поборники просвещения // Наука и религия. 1977. № 3. С. 94–95.
  • Солтанов Ф.М. Галим һәм җәмәгать эшлеклесе: Яхъя Абдуллин // Фәнни Татарстан. 2024. № 4. Б. 77-83.
  • Фасеев К.Ф. Рецензия на книгу Я.Г. Абдуллина «Татарская просветительская мысль» // Вопросы философии. 1977. № 2.