Сәлам Алишев
Сәлам Алишев (Сәлам Хатыйп улы Алишев) — тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
XVI гасырның икенче яртысы – XX гасырның башындагы Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе халыклары тарихы, Казан тарихы, татар халкының социаль һәм милли изүгә каршы көрәше тарихы буенча зур белгеч[1].
Тәрҗемәи хәле
1929 елның 20 мартында ТАССР Чистай кантоны (хәзерге ТР Аксубай районы) Шәрбән авылында туа. Бер елдан гаилә әтисенең төп чыгышы булган, Нурлат районына кергəн Яңа Әлмәт авылына күченеп кайта. Әтисе – Мөхәммәдхатыйп (1870–1945) – Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укый, Чистай төбәгенең хөрмәтле рухание була.1920 еллар ахырында мулла вазифасын калдырып, колхозчы булып языла.
Сугыш елларында колхоз эшендә катнашып, җир тырмалый, лобогрейка белән урак урдыра. 1945 елдан мәктәптә укыганда трактор бригадасы хисапчысы булып эшли башлый.
Туган авылында балалар аз булу сәбәпле, 6нчы сыйныф ябылгач, башта 3 чакрым ераклыкта урнашкан Кычытканлы авылы мәктәбендә 7 нче сыйныфта, аннары 5 чакрымда урнашкан Күлбай-Мораса урта мәктәбенә барып укып, урта белем турында таныклык ала.
1947 елны тарих укытучысы булырга карар кыла һәм Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын укырга керә, аны 1951 елда тәмамлый.
Институттан соң Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәктәбендә укыта, директоры була; Югары Ослан районында мәгариф бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
1963–1966 елларда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый (җитәкчесе Е.И. Чернышев), аннан соң өч дистә ел биредә фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә: тарих фәннәре кандидатлыгына (1968), докторлыгына (1990) диссертацияләр яклый.
1989-1996 елларда, тарих бүлеге мөдире буларак, фәнни эзләнүләрне оештыруда зур хезмәт куя.
1998-2011 елларда ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлегендә баш гыйльми хезмәткәр.
2015 елның 23 июнендә вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән.
Фәнни эшчәнлеге[2]
Аспирантурада укыганда С.Х. Алишевның фәнни җитәкчесе Идел буе төбәгенең Урта гасырлар һәм Яңа заман тарихы буенча белгеч, өлкән фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты Е.И. Чернышев була. Ул шәкертен Урта гасыр документларын укырга өйрәтә. 1773–1775 елларда Е. Пугачев җитәкчелегендә баш күтәрүдә Идел-Чулман төбәге халыкларының катнашуын өйрәнә башлаган олуг галим аспирантына бу вакыйгаларда татарларның катнашуы хакында фәнни тема бирә.
Аспирант 1966 елда укуын тәмамлый, ә 1968 елда «Татарларның 1773–1775 елларда Е. Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында катнашуы» исемле кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Фәнни хезмәттә беренче тапкыр, тарихи чыганакларга таянып, Россия халыкларының хакимияткә каршы баш күтәрүләрендә мөселманнарның актив катнашуы дәлилләнә. 1973 елда диссертация текстын тәшкил иткән «Пугачёв восстаниесендә Урта Идел Буе татарлары» исемле китабы дөнья күрә. Бу фәнни монография тәэсирендә әдәби әсәрләр дә языла. 1977 елда иҗат ителгән Туфан Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр» тарихи драмасы һәм Мостафа Ногман балладасы шундыйлардан.
Галимнең кандидатлык темасы М.Г. Госманов һәм И.А. Гыйләҗев белән берлектә әзерләгән «Воззвания и переписка вожаков пугачёвского движения в Поволжье и Приуралье» (1988) исемле документлар җыентыгында дәвам итә. Соңрак бу тема, хронологик яктан киңәйтелеп, авторга татарларның хөкүмәткә каршы чыгышларын бербөтен иҗтимагый күренеш рәвешендә сурәтләргә, XVI–XIX гасырның икенче яртысында булган иң күләмле протест чараларын барларга, аларның сәбәпләрен, баш күтәрүчеләрнең таләпләрен, оешу һәм оештыру формаларын һәм механизмнарын билгеләргә, крестьян баш күтәрүләренең үзенчәлекле якларын һәм аларга милли элита вәкилләренең йогынты ясау юлларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып «Каһарман бабайлар» (1976) һәм «Тернистый путь борьбы за свободу. (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI–XIX вв.)» (1999) исемле китаплар тора.
1970 елларда һәм 1980 елларның беренче яртысында С.Х. Алишев җәмәгать эшлеклеләре һәм зыялылары – К. Насыйри һәм С. Аитов, Г. Коләхмәтов, Ш. Мәрҗани, Г. Ибраһимов – турында мәкаләләр яза. Шулай ук Казан тарихын өйрәнгән империя чоры галимнәре М.С. Рыбушкин, К. Фукс, Н.К. Баженов, И.А. Износков, Н.Я. Агафонов хезмәтләрен дә рецензияли. Аның югарыда аталган шәхесләр турында күзәтүләре «По следам минувшего» (1986) исемле китабында туплап бирелгән.
Бүгенге көнгә кадәр Татарстан башкаласының үткәне турындагы бердәнбер коллектив монография булып торган ике томлы «Казан тарихы»ның беренче китабындагы (1988) «Казанны рус дәүләтенә кушу», «Казан үзәкләштерелгән рус дәүләте составында», «Казан XVIII гасыр дворян империясендә» исемле бүлекләрне – ул берүзе, «Казанны нигезләү» бүлеген А.Х. Халиков белән бергә яза.
1970 елларда язган мәкаләләрендә Казан ханлыгының агрессив, кыргый һәм басып алучы дәүләт түгеллеген раслый, аның хакында алдынгы, төзек, югары мәдәниятле дәүләт, дигән фикер уздыра.
1978 елда Мәскәүдә – СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында – докторлык диссертациясенең нигезе булачак «Урта Идел төбәген рус дәүләтенә кушу» монографиясен тикшергәндә, галимнең Казан ханлыгының яулап алынуы, төбәк халыкларын көчләп Мәскәү дәүләтенә кушу һ. б. кайбер фикерләре «ялгыш» дип табыла. 1980 еллар ахырында С.Х. Алишев кабат фәнни квалификациясен күтәрү эшенә алына. 1988 елны СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында аның диссертация кулъязмасы тикшерелә. Мәскәү галимнәре хезмәттән Казан ханлыгы чорын алып ташларга тәкъдим итәләр, аларны авторның ханлык белән Бөек Мәскәү кенәзлеген чагыштыруы борчый. Алишевка шул ук елның көзендә, хезмәтен әйткәнчә үзгәртеп, кабат тикшерергә барырга туры килә[3].
1990 елны ул Мәскәүдә «VI йөздә – XIX гасырның беренче яртысында Урта Идел төбәге» дигән докторлык диссертациясен уңышлы яклый [Алишев, 1989], хезмәт шул ук елны «Фән» нәшриятында «Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – начало XIX вв.» исеме белән нәшер ителә.
Сәлам Хатыйп улының фәнни һәм иҗтимагый эш юнәлешләренең берсе татар интеллектуаллары һәм галимнәренең әсәрләрен халыкка кайтару белән бәйле. 1977 елны Каюм Насыйриның русчага тәрҗемә ителгән хезмәтләренең бердәнбер томы[4], ул 1984 елда әзерләп бастырган Г. Ибраһимовның 8 томлык әсәрләренең 7 нче томы – «Тарихи хезмәтләре» – нәшер ителү зур вакыйга була[5].
1989 елны аның редакциясендә Г. Гобәйдуллинның сайланма хезмәтләре тупланган «Тарихи сәхифәләр ачылганда» китабы дөнья күрә[6]. 1993 елда республика фәнни җәмәгатьчелегенә Һ. Атласиның «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре аның тарафыннан әзерләнеп тәкъдим ителә[7].
2006 елда дөнья күргән «Татар тарихчылары» исемле китабы исә, галимнең күпьеллык фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәсе кебек кабул ителә. Аның беренче бүлегендә Казан ханлыгы чорыннан сакланган татар телендәге чыганаклар бәян ителә. Икенче һәм өченче бүлекләрдә тарихи белемнәр таралу һәм беренче әсәрләр язылуның иктисади, иҗтимагый, сәяси сәбәпләре һәм алшартлары яктыртыла, XIX гасыр – ХХ гасырның беренче чирегендә татар галимнәренең фәнни эшләрендәге төп юнәлешләр билгеләнә. К. Насыйри, Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезхановлар, шагыйрь Г. Чокрый һ. б. күп кенә шәхесләрнең тарихи карашларына, татарлар тарафыннан язылган Россия һәм Гомуми тарих дәреслекләренә күзәтү ясала, Ш. Мәрҗани, Г. Гобәйдуллин, Р. Фәхретдин, Зәки Вәлиди, Хәсәнгата Габәши, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкаларның гыйльми мираслары бәяләнә. Татар халкының этногенезы мәсьәләсе С.Х. Алишевның «Болгаро-казанские и золотоордынские отношения. XIII–XV вв.» (2009) исемле китабында чагылыш тапты. Автор, Алтын Урда халыкларының күчмәннәр икәнен искәртеп, Идел-Чулман Болгар дәүләтенең дәвамчысы Казан ханлыгы булуын, анда яшәгән халыкның утрак тормыш алып баруын, этник яктан болгарлардан һәм өлешчә кыпчаклардан торуларын ассызыклый.
2005 һәм 2009 елларда «Раннур» нәшрияты тарафыннан тарихчының төп әсәрләре кергән «Все об истории Казани» (40 басма табак) һәм «Все об истории татарского народа» (38 басма табак) 20 мең һәм 50 мең данә тираж белән нәшер ителү милләт тарихы белән кызыксынучылар өчен чын мәгънәсендә кадерле бүләк була. Эштән киткәч, гомеренең соңгы елларында ул бабаларына багышланган «Галишаһ морза нәселе» исемле фәнни-публицистик роман язу белән шөгыльләнде. Галимнең бу хезмәте 2015 елда дөнья күрә.
С.Х. Алишев чыганакларны өйрəнү методикасын булдырган галим. Ул 18 монография һәм китап авторы, 250 дән артык фәнни мәкалә бастыра.
Казан ханлыгының архивы, бай хан китапханəсе 1552 елда ук юкка чыкканнар. Алишев исə бу дəүлəт тарихын тикшерүдə, төрле якларга сибелгəн-чəчелгəн, инде күптəн юкка чыккан документаль кыйпылчыкларны җыеп, тулы бер комплекс барлыкка китерүгә ирешә. Аларны аерым җыентык итеп чыгара. Һади Атласи, Михаил Худяков һəм кайбер башка тарихчыларның бу өлкəдəге эшлəрен лаеклы дəвам итә[8].
Хезмәтләре
- Алишев С.Х. Болгаро-казанские и золотоордынские отношения. XIII– XV вв. Казань: Татар. кн. изд-во, 2009. 159 с.
- Алишев С.Х. Все по истории Казани: Казань: Раннур, 2005. Алишев С.Х. Все по истории татарского народа. Казань: Раннур, 2010. 606 с.
- Алишев С.Х. Галишаһ морза нәселе // Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. Вып. 1. Материалы Всерос. науч.-практ. конф. «Исторические судьбы народов Среднего Поволжья в XV–XIX вв.», посвященной 80-летнему юбилею д-ра ист. наук С.Х. Алишева (г. Казань, 24 марта 2009 г.) / отв. ред. и сост. И.К. Загидуллин. Казань: Ин-т истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2010. С. 246–247.
- Алишев С.Х. Галишаһ морза нәселе. Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. 559 б.
- Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачевском восстании / под ред. З.И. Гильманова. Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. 215 с.
- Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья (XVI – нач. XIX в.) // Все об истории Казани. Казань: Раннур, 2005. C. 213–385.
- Алишев С.Х. Казань и Москва: Межгосударственные отношения в XV– XVI вв. Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. 160 с.
- Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. 126 б.
- Алишев С.Х. Население Казанского и Золотоордынского государств // Алишев С.Х. Все об истории Казани. Казань: Раннур, 2005. С. 71–96.
- Алишев С.Х. Отдел истории Института истории АН РТ в 1989–1998 гг. // Алишев С.Х. Историки. Татарский народ / ред.: Р.У. Амирханов, И.К. Загидуллин. Казань: Форт-Диалог, 2000. С. 24–25.
- Алишев С.Х. По следам минувшего. Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. 128 с.
- Алишев С.Х. Присоединение народов Среднего Поволжья к русскому государству // Татария в прошлом инастоящем: сб. ст. / редкол.: М.К. Мухаррямов, З.И. Гильманов, К.А. Назипова; КФ АН СССР. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. Казань, 1975. С. 172–185.
- Алишев С.Х. Среднее Поволжье в XVI – первой половине XIX в. (о прогрессивном характере совместной жизни народов): автореф. дис. … д-ра ист. наук. М., 1989. 30 с.
- Алишев С.Х.Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национальноосвободительная борьба татарского народа (II половина XVI–XVIII вв.) / науч. ред. И.Р. Тагиров. Казань: Фэн, 1999. 158 с.
- Алишев С.Х. Татар тарихчылары. Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. 206 б.
- Воззвания и переписка вожаков пугачевского движения в Поволжье и Приуралье / сост. и ред.: С.Х. Алишев, Р.В. Овчинников, М.А. Усманов и др. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1988. 463 с.
- Галлям Р.Г. Очерк жизни и творчества // Сәлам Хатыйб улы Алишев: Салям Хатыпович Алишев. Библиография. Казань: «ФОРТ-ДИАЛОГ», 1999.
- Гобәйдуллин Г. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Сайланма әсәрләр / китапны төзүче, текст, искәрмә, сүзлек һәм исемнәр күрсәткечен әзерләүчеләр С.Х. Алишев, И.А. Гыйләҗев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 334 б.
- Ибраһимов Г. Әсәрләр: сигез томда. Т. 7. Тарихи хезмәтләр (1911–1927) / томны төзүче, текст, искәрмә, сүзлек һәм исемнәр күрсәткечен әзерләүче С.Х. Алишев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. 537 б.
- История Казани: в 2 т. Т. 1 / Редкол.: Я.Г. Абдуллин, С.Х. Алишев, З.И. Гильманов. Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. 352 с.
- Насыри К. Избранные произведения / сост. С.Х. Алишев, М.В. Гайнутдинов, Х.Ш. Максутов. Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. 255 с.
- Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы / төз., кереш сүз, искәрмәләр һәм белешмәләр авт., ред. С.Х. Алишев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. 448 с.[9]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
- «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» медале.
- «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы» медале.
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
Искәрмәләр
- ↑ Төрки-татар дөньясы сайтында
- ↑ «Фәнни эшчәнлеге» бүлеге И.К. Заһидуллинның «Фәнни Татарстан» журналында басылган (2024. № 3. Б.68-76) «Сәлам Хатыйп улы Алишев – Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әйдәп баручы тарихчысы» мәкаләсенә нигезләнеп төзелде.
- ↑ Галлям Р.Г. Очерк жизни и творчества // Сәлам Хатыйб улы Алишев: Салям Хатыпович Алишев. Библиография. Казань: «ФОРТ-ДИАЛОГ», 1999. Б. 10–11, 16
- ↑ Насыри К. Избранные произведения / сост. С.Х. Алишев, М.В. Гайнутдинов, Х.Ш. Максутов. Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. 255 с.
- ↑ Ибраһимов Г. Әсәрләр: сигез томда. Т. 7. Тарихи хезмәтләр (1911–1927) /томны төзүче, текст, искәрмә, сүзлек һәм исемнәр күрсәткечен әзерләүче С.Х. Алишев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. 537 б.
- ↑ Гобәйдуллин Г. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Сайланма әсәрләр / китапны төзүче, текст, искәрмә, сүзлек һәм исемнәр күрсәткечен әзерләүчеләр С.Х. Алишев, И.А. Гыйләҗев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 334 б.
- ↑ Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы / төз., кереш сүз, искәрмәләр һәм белешмәләр авт., ред. С.Х. Алишев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. 448 б.
- ↑ Индус Таһиров. Дустым турында бер-ике фикер
- ↑ Гыйльми хезмәтләре исемлеге (1999-2006), archived from the original on 2012-06-22, retrieved 2015-07-15
Чыгынаклар
- С.Х. Алишев. Библиография (төзүчеләре С. Шәмси, И. Мөлеков, Р. Галләм). Казан, 1999.
- Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. Казан, 2010.ISBN 978-5-94981-155-9
- Заһидуллин И.К. Сәлам Хатыйп улы Алишев – Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әйдәп баручы тарихчысы // Фәнни Татарстан. 2024. № 3. Б. 68-76.