Габделгалләм Фәезханов
Габделгалләм Фәезханов — язучы, тәрҗемәче, татар икътисади фикеренә нигез салучыларның берсе[1].
Тормыш юлы
Габделгалләм Фәезханов элекке Сембер губернасы, Кормыш өязе, Сафаҗай авылында (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы) гади крестьян гаиләсендә туа.
1862–1868 елларда Казандагы 1 нче җамигъ мәчет каршындагы мәдрәсәдә Ш. Мәрҗанидә белем ала; 1877 елда Уфада укытучылар училищесын тәмамлый.
1868 елдан Уфада: сәүдәгәр Нәзировның сәүдә конторасында эшли. Берничә тапкыр эш белән Төркестан һәм Сүриягә бара, анда Шәрекъ телләре һәм әдәбиятын өйрәнә, мәдәнияте белән таныша[1].
1877 елдан — Себер банкында.
1884–1886 елларда Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укыта.
1887 елда гаиләсе белән Уфага күченә, монда Оренбург Мөселман Диния Нәзарәтендә казначы булып хезмәт итә.
1906 елда мәгърифәтче Зыя Камали белән «Галия» мәдрәсәсен оештыруда катнаша, анда татар теле, тарих һәм география укыта.
1910 елның 13 гыйнварында Уфада вафат була.
Карашлары
Укыту дини характерда булганлыктан, шәкертләр дин, гарәп теле һәм ислам әдәбияты өлкәсендә белем алалар. Габделгалләмне, абыйсы Хөсәен кебек үк, башлангыч мәдрәсә белемендә дөньяви белем элементлары булмавы борчый. Бу исә абыйлы-энеле Фәизхановларны татар мәктәпләрендә белем бирү реформалары кирәклегенә һәм европалаштыруга юнәлеш алырга кирәклегенә ышандыра. Соңрак, 1893 елда, үзенең «Мөхаррик әл-әфкар» әсәрендә, Хөсәеннең «Ислахи әл-мөдәррис» хезмәтендә бәян ителгән идеяләрне үстереп, Г. Фәизханов мәдрәсәдә кадими укытуны кискен тәнкыйтьли. ХIХ гасыр татар иҗтимагый-сәяси фикере тарихын анализлап, хәзерге уку йортларында анархизм хөкем сөрүен, дәреслекләрнең бик иске һәм таушалган булуын, 50-60 шәкерткә бер мөдәррис туры килүе һәм өлгерешнең бик түбән булып, күп очракта шәкертләрне шәкертләр укытуына ачынып яза[2].
Аның фикеренчә, мәгърифәтне алга җибәрү өчен укыту системасын тамырдан үзгәртергә, яңа уку ярдәмлекләре булдырырга, укыту программалары эшләргә кирәк. Татарларның артта калуына бер сәбәп итеп, ул, дөньяви мәгърифәт юклыгын атый, шуңа күрә яңа җәдиди мәдрәсә төзү зарурлыгына игътибарны юнәлтә. Анда укыту төрки һәм гарәп телләре белән беррәттән европа телләренең берсендә һәм рус телендә дә алып барылырга тиеш, шулай ук арифметика, гомуми тарих, география, физика һ.б. шундый файдалы фәннәр кертергә кирәк, дип белдерә[3].
Гомеренең соңгы елларында ул мулла һәм мәгърифәтче З. Камалига яңа «Галия» мәдрәсәсен оештыруда ярдәм итә һәм үзенең дәреслекләре буенча шәкертләргә татар теле, география һәм тарих укыта.
ХIХ гасырның 80-90 елларында Г. Фәезханов, укытучылык эшчәнлегеннән тыш, зур фәнни эш алып бара. Бу чорда ул 7 китап (3 се —тәрҗемә) һәм бер кулъязма әсәр яза. 1887 елда Габделгали «Татар телигә кыскача гилми сарыф» төзи. Күп кенә татар тарихчылары һәм филологлары бу хезмәтнең Хөсәен Фәйзхановның 1862 елда язылган «Татар теленең кыскача уку грамматикасы» белән охшашлыгын билгеләп үтәләр. Аларның охшашлыкларына беренчеләрдән булып Р. Фәхретдинов ХХ гасыр башында ук игътибар итә. Әмма, М. Госманов фикеренчә, Гаделгалләм Фәезханов «өлкән абыйсының хезмәтен механик рәвештә татар теленә күчереп кенә калмый, ә бәлки аны камилләштерә һәм мөстәкыйль тикшеренү буларак бастырып чыгара»[3].
Хезмәтләре
Хезмәтләре татар тел белеме, фольклор, географиягә карый. Мөселман мәгарифе системасына, гарәп, фарсы, татар һәм рус телләреннән тыш, Көнбатыш Европа телләренең берсен уку программасына кертергә кирәк, дип саный[1].
- «Татар телигә кыскача гилми сарыф» («Татар теленең кыскача грамматикасы», 1887) уку әсбабы, икътисади һәм публицистик әсәрләр авторы;
- Шәрекъ халыклары язма ядкәрләренең татар теленә тәрҗемә итә;
- «Мәҗәлис әс-сәрвәт вә әл-мәгаиш» («Муллык һәм тереклек чыганаклары турында әңгәмәләр») кулъязмасында мөһим сәяси һәм икътисади төшенчәләргә, категорияләргә, законнарга анализ бирелә.
- «Мөхәррик әл-әфкар» («Фикерләр уятучы», 1893) китабы иҗтимагый-мәгърифәтчелек фикере тарихы мәсьәләләренә карый.
- XIV йөздәге фарсы-таҗик әдәбияты ядкәре «Тутыйнамә» һәм гарәп-фарсы әдәбияты ядкәре «Кәлилә вә Димнә» Фәезханов тәрҗемәсендә берничә тапкыр басылып чыга, алар татарлар арасында гына түгел, башкортлар, казакълар һ.б. төрки халыклар арасында да киң тарала[4].
- Гомуми җәгърафия рисаләсе. К., 1888;
- Тарих шәҗәрәи төрек. К., 1891;
- Татар календареның мөхәррире һәм нашире (1893);
- Хикәят вә мәкаләт. К., 1896.
Гаиләсе
Мәшһүр мәгърифәтче галим Хөсәен Фәезхановның бертуган энесе. Хатыны — Галия Салихова. Галия «шул чор бәяләмәсе буенча, белемле ханым була, дини китаплардан тыш, дөньяви китаплар да укый. Дини китапларны татар теленә тәрҗемә итә»[5].
Хәтер
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Ф.Г.Миниханов. Фаизханов Габдулгаллям Фаизханович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2024.
- ↑ Миниханов Ф.Г. Габделгаллям Фаизханов: просветительская и социально-экономическая мысль татарского народа во 2-ой половине ХIХ – начале ХХ вв.// Научный Татарстан. – 2019. – N 3. С.16-22
- ↑ 1 2 Усманов М. Заветная мечта Хусаина Фаизханова: повесть о жизни и деятельности. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. — 199-214 с.
- ↑ Кашапова С. Хөсәен Фәезханов фидакярлеге. www.madanizhomga.ru (19 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2024.
- ↑ Сабиров С.В. Мулла Габдулгаллям Фаизханов (к 155-летию со дня рождения). — Нижний Новгород, 2005. — С. 18 с.
Әдәбият
- Газизуллин Ф.Г. Дорога к правде: монография: татарская экономическая литература 1880–1917 гг. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – С. 94–142.
- Газизуллин Ф.Г. Г.Фаизханов и формирование системы экономических взглядов в татарской литературе // Ученые записки Казанского педагогического института. 1975. Выпуск 141.
- Газизуллин Ф.Г. Становление и развитие социально-экономической мысли татарского народа. Санкт-Петербург, 2004.
- Мифтахова И. Габделгалләм Фәезхановның беренче татар грамматикасы // Мәгариф. 1997. № 9.
- Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1988. – 25–37 б.
- Сабиров С.В. Мулла Габдулгаллям Фаизханов (к 155-летию со дня рождения). Нижний Новгород, 2005.
- Усманов М. Заветная мечта Хусаина Фаизханова: повесть о жизни и деятельности. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – С. 199–214.