Зыя Камали
Тәрҗемәи хәле
1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсенә[2] кереп укый.
Мисырда
Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында укый[3] (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905).
Уфада
1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була, рус телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.
«Ислам дөньясы»
«Галия» мәдрәсәсе
Файл:Шакирды медресе Галия.jpg
«Галия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре
Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, З. Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә «Галия» мәдрәсәсе («Мәдрәсәи Галия Диния») эшли башлый[5] З. Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-1918, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, хОдесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.
Дарелмөгаллимәт
З. Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (рус. учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.
Әсәрләре
- Фәлсәфәи Исламия (4 җилд)
- Дини тәдбирләр
- Аллаһ гадәләте
- Коръән Кәрим тәрҗемәсе (басылмый калган)
- Коръән Кәрим һидаятьләре (басылмый калган)
- Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез (басылмый калган)
Элемтәләре
Маҗар (яһүд) ислам белгече Һерман Вамбери (1832-1913) белән хат алыша, кайбер басма хезмәтләрен Будапештка җибәреп, Һ. Вамберидан югары бәяләмә ала.
1920-1930 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов (1859-1936) даирәсендә (Габдрахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Бубый (1869-1937) һ. б. белән), Диния нәзарәтендә әгъза булып хезмәт итә. Уфада 1924-1927 елларда нәшер ителгән «Ислам мәҗәлләсе» журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла.
Сәяси золым
Чыганаклар
- Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки. Казань: Мастер Лайн, 2001.
- Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, ISBN 5-298-00949-2
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Кайбер чыганакларда Фәрвәй, Пәрвәзетдин, Фәрвәэтдин исеме дә күрсәтелә
- ↑ 1887 елда ахун Хәйрулла Госман (1847-1907) тарафыннан ачылган
- ↑ «Төрки-татар дөньясы» сайтында
- ↑ Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-ГАЛӘМЕ ӘЛ-ИСЛАМИ». Китапта: Әдәби сүзлек. Казан, 2001.
- ↑ Р.Үтәбай-Кәрими. Галия мәдрәсәсе. Башкорт белешмәлеге.(үле сылтама) ISBN 978-5-88185-143-9
- ↑ Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 114нче бит. ISBN 5-298-01052-0