Мөхәммәт Габдеһү

Мөхәммәт Габдеһү, гарәп. محمد عبده‎, рус. Муха́ммад А́бдо (Абду) (1849-1905) — Мисырда мөселман яңарышының күренекле галиме, нәшир. Хәзерге заман Коръән тәфсиренең күренекле мөәллифләренең берсе. Шәригатькә реформа ясауга зур тырышлык куя. Мисырның баш мөфтие (1899-1905).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1849 елның 1 гыйнварында Мисырның Нил елгасы дельтасында урнашкан Танта шәһәре янындагы Шаһшир-әл-Һисса авылында төрекмән гаиләсендә туган. 13 яшендә Әхмәдия мәчетендә укый башлый, суфичылык белән мавыга. Әл-Әзһар университетында укыган (1866-1870). Үзлегеннән Аурупаның мәдәни мирасын өйрәнгән. Панисламизмга нигез салучы, сәет Җамалетдин Әфганинең (1839-1897) шәкерте һәм көрәштәше.

Аурупада

1882 елда полковник Гарәби паша (1842-1911) фетнәсен яклавы өчен, 6 елга илдән сөрелә. Ливан, Франция, Бөекбританиядә яши. 1884 елда Парижда Җамалетдин әл-Әфгани белән бергә «Әл-урват әл-вуска» (Мөстәхкәм берлек) исемле яшерен җәмгыять төзи. Мөселман зыялылары арасында тәэсирле булган «Әл-Урват әл-вуска» газетасы да нәшер итә.

Мисырда

  • 1888 елда Мисырга кайтып, казый, Мисыр матбугат департаменты башлыгы, хөкүмәт газетасының баш мөхәррире, канун чыгару шурасы әгъзасы булып эшли. Әл-Әзһар дәрелфөнүнендә мөдәррис була, шулай ук мантыйк һәм дин гыйлеменнән лекцияләр укый. Университетта хисап, тарих, география фәннәрен укытуны кертә.
  • 1898 «Әл-Мәнар» дини оешмасын нигезли.
  • 1899 елдан вафатына кадәр Мисырның баш мөфтие була.
  • 1876-1905 еллар аралыгында «Әл-вакаи әл-Мисрия» (тат. Мисыр вакыйгалары) газетасында чыккан мәкаләләре хәзерге заман гарәп әдәбияты, публицистикасы һәм гарәп теле үсешенә зур йогынты ясый.

Хезмәтләре

Шәригать һәм дини тәгълимат буенча 30 дан артык хезмәт язган. «Рисалә әт-тәүхид» (Аллаһының берлеге турында трактат) (1897), «Тәфсир әл-Коръән әл-хәким» (Коръән тәфсире) (1898-1905). Хезмәтләрендә исламга реформа ясарга, аны җәмгыятьтәге яңа мөнәсәбәтләргә яраклаштырырга омтылыш ясый. Дини йолаларны гадиләштерергә тәкъдим итә.

Реформатор эшчәнлеге

  • Ислам догматларын акылга ятышлы һәм заман таләпләренә туры китереп аңлатырга тырыша.
  • Тәкъдир турындагы өйрәтүләрне кире кагып, табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш закончалыкларын таный.
  • Табигать закончалыкларын «Аллаһы акылының чагылышы» итеп карарга өнди.
  • Мөселман халыклары конфедерациясе рәвешендә ислам хәлифәтен торгызу идеясен күтәреп чыга.
  • Мөселманнарга кеше һәм хайваннар сурәтләрен ясарга рөхсәт бирүче, банкларга акча салып, алардан файда күрергә, аурупача баш киеме кияргә һ.б. рөхсәт бирүче фәтвалары бик популяр була.

Шәкертләре

Чыганаклар

  1. Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Искәрмәләр

  1. Muhammad 'Abduh // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Mohammed Abduh // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag