Мөхлисә Бубый
Мөхлисә Бубый[1] (Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина; 1869 ел', РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Иж-Бубый — 1937 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе[2]. Россия тарихында беренче хатын-кыз казый[3].
Тәрҗемәи хәле
1869 елда Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында укымышлы дин эшлеклесе гаиләсендә туа. Әтисе — имам һәм мөдәррис Габделгалләм — туган авылында мәдрәсә ача, соңыннан әлеге мәдрәсә аның уллары Гобәйдулла (1866-1936) һәм Габдулла (1871-1922) тарафыннан яңа ысул мәктәбенә үзгәртелә.
Әти-әниләре гарәп, төрек һәм фарсы телләрен яхшы беләләр, Мәккәдә булалар. Әнисе, Бәдрелбанат, кичләрен иреннән дәресләр ала, ә көндезләрен үз авылы кызларына белем бирә, шулай ук Коръән һәм намазга укырга өйрәтә. Мөхлисә кечкенәдән әнисенең укучылары белән бергә шөгыльләнә һәм бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә. Туган авылы мәдрәсәсендә белем ала[4].
Мөхлисәне Уфа губерна, Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, кызларын алып, кире туган нигезенә кайта.
Иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге
1895 елдан әтисенең мәдрәсәсендә укыта. 1901 елда абыйлары һәм аларның хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән Иж-Бубыйда татар телле 6 еллык хатын-кыз укытучылар мәктәбе оештыралар. Мөхлисә Буби аның мөдире итеп билгеләнә.
1905 елда мөселман хатын-кызлары өчен «Иж-Бубый» мәдрәсәсе ачыла, анда ислам нигезләрен, Көнчыгыш халыкларының телләрен һәм әдәбиятын укыта. Бу мәдрәсәдә шулай ук педагогика, математика, география, тарих, физика, этика, логика, рус теле кебек дөньви белемгә зур игътибар бирелә.
1907 елда Сарапул өяз земствосы акчасына бер сыйныфлы хатын-кызлар рус-татар училищесы ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер өлеше булып китә[5]. Ул хатын-кызлар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен мөгаллимәләр әзерли торган беренче уку йорты булып тора[5].
1907 елда Сарапул өяз земствосы бертуган Бубыйларның татар мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләү эшен башкаруларын рәсми рәвештә таный: аларга «татар мәктәпләрендә укытучы-мөгаллим» һәм «укытучы-мөгаллимә» исеменә имтихан алу һәм таныклык бирү хокукы бирелә. Шунысы игътибарга лаек, бу таныклыклар Россиянең административ органнары тарафыннан танылган рәсми документ булып торган[4].
Әмма татар халкын прогрессив рәвештә мәгърифәтләндерү хакимиятләрне сагайта — 1910 елның гыйнварында Санкт-Петербургта «Идел буе төбәгендә мөселман йогынтысына каршы көрәш буенча махсус киңәшмә» уздырыла, анда татарлар арасында мәгарифкә кызыксынуның артуы Россия дәүләтчелегенә куркыныч тудырырга мөмкин дигән мәсьәлә карала. Шуңа бәйле, дәүләт программаларына дөньяви фәннәр кергән татар мәктәп-мәдрәсәләре булырга тиеш түгел дигән нәтиҗә чыгара[4]. Тентүләр, кулга алулар башлана. 1911 елның 30 гыйнварында Иж-Буби мәдрәсәсенә жандарм ротмистры килә, ирләр мәдрәсәсе ябыла һәм барлык мөгаллимнәр һәм җитәкчеләр Сарапул төрмәсенә озатыла[6].
1911 елның 30 гыйнварында, ирләр мәдрәсәсе тар-мар ителеп, бертуган Бубыйлар кулга алынгач, 1912 елда хатын-кызлар училищесы да ябыла, мәдрәсә китапханәсе яндырыла[7].
Мөхлисә Бубый шушы хәлләрдән соң Ырынбур губернасының Троицк шәһәренә күчеп китә, анда хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. 1913 елдан бер үк вакытта хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевлар матди ярдәме белән Троицкта хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда «Дөррелмөгаллимәт» хатын-кызлар укытучылар семинариясен ача һәм аның мөдире була. Кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.[5]
1917 елның 1 маеннан 11 маена кадәр Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда катнаша, аны Мөселманнарның Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Шул ук съездда күпхатынлылыкны тыю, пәрәнҗәнең мәҗбүри булмавы, хатын инициативасы буенча аерылышу мөмкинлеге («хула») турында карар кабул ителә[8]. Бу мөселманнарның үзләре сайлаган һәм хакимият тарафыннан билгеләнмәгән һәм үз составына хатын-кызны керткән беренче состав була[9]. Бу вазифасына Мөхлисә Бубый 1920, 1923 һәм 1926 елларда яңадан сайлана.
«Сөембикә» хатын-кызлар журналының мөхәррир-нәшире Якуб Хәлили бу хакта түбәндәгечә яза[10]:
| Идарәи диниягә биш казыйның берсе хатыннардан сайланды. Без ислам галәмендә мөслимә казыяның барлыгын белмибез. Ислам мәмләкәте булган Төркиядә дә хатыннардан казыя барлыгын ишеткәнебез юк. Менә бу, мөслимә казыя сайланып куелу, хатыннар съезды, хатыннар тавышының тәэсире белән булган эштер. Менә бу гамәл дә үк хиҗапның беткәнлеген, ир белән хатынның эштә, хокукта тигезлеген күрсәткән бер факттыр. |
Мөхлисә Бубый, 1917 елның җәендә, гомеренең Троицк чорын тәмамлап, Уфага күченә. Шөһрәтле дин белгечләре мөфтиләр Галимҗан Баруди (1857–1921) һәм Ризаэддин Фәхреддин (1859–1936) җитәкчелегендә хатын-кызлар арасында зур оештыру, аңлату эшләре алып бара.
20 ел дәвамында (1917–1937) Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә[5]. Үзәк диния нәзарәтендәге вазифасы белән параллель рәвештә, өч баскычлы белем бирү системасын (башлангыч, урта, югары) булдыру өстендә эшли[4].
Хатын-кызлар арасында зур оештыру-агарту эше алып бара, 1905-1917 елларда «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларында хатын-кызлар мәсьәләләре буенча мәкаләләре белән чыгыш ясый. Гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның роле мәсьәләләрен, аның алдында торган бурычларны яктырта, телне, милли һәм дини традицияләрне саклауның хатын-кызның төп бурычы булуына аерым басым ясый. Аның карашларының нигезе булып мөселман хатын-кызлары, «үзебезнең дини гадәтләребезне һәм әхлакны саклап», ир-атлар белән тигез хокуклы була ала һәм тиеш дигән ышану тора[3].
1924-1927 елларда Дини идарәнең «Ислам мәҗәлләсе» исемле журналында мәкаләләре басыла, төрле дини мәсьәләләргә кагылышлы фәтвалар яза, шулай ук бәхәсле гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә хөкемдар да булганлыгы мәгълүм. Аның моннан туксан биш ел элек басылган мәкаләләрендәге фикерләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. «Ислам дөньясында хатын-кызлар» мәкаләсендә, гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның ролен башлангыч ислам чорыннан күзәтеп, ул хәзерге заман хатын-кызлары алдында торган бурычларга да туктала. Аның фикеренчә, хатын — кызның иң мөһим бурычы-гореф-гадәтләрне һәм телне саклау[11].
| Бу көн безнең юлга салынган вә дөньяның йомышларын гына түгел, хәтта дин вә гыйлем тугрысындагы йомышларыбызны үтәрлек үз арабызда куллана торган телебез бар. Гәрчә арада читләрдән кергән сүзләр күп булса да, ул сүзләр инде үз малыбыз булып киткән, төркичә булып саналу тиешле күрелгән. Димәк, бик яхшы вә җитеш телебез бар. Сөйләшәсе килгән кеше аптырап торырлык түгел. Эш шулай була торып, шәһәр-авылларда кирәгеннән артык, хәтта бөтенләй кирәкми вә килешми торган урыннарда рус сүзе истигъмаль ителенә (кулланыла) башлаганлыгы күренәдер. |
Сәяси репрессияләр һәм реабилитацияләнүе
Татар зыялыларына ябырылган репрессияләр, олы яшенә карамастан, Диния нәзарәтендә эшләвен дәвам иткән Мөхлисә абыстайны да читләтеп үтми. Беренче тапкыр НКВДга аны 1930 елның 21 сентябрендә чакыралар, Җинаять кодексының 59 маддәсе буенча, алтын тәңкәләр һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләүгә бәйле рәвештә, сорау алалар. Мәккәгә Хаҗ кылырга ниятләп саклаган бар нәрсәсе конфискацияләнә[6].
Аннан икенче тапкыр 1937 елда сорау алалар. 1937 елның ноябрь башында НКВДның дәүләт куркынычсызлыгы идарәсендә Башкортстан буенча яшерен белешмә төзелә, анда «Бобинская Башкортстанда ачылган контрреволюцион буржуаз-милләтчел һәм фетнәчел оешманың әгъзасы булып тора. Актив рәвештә контрреволюцион милләтчелек эшен алып бара, чит ил разведкалары һәм контрреволюцион оешмалары белән элемтәне тормышка ашыра. М. Бобинская кулга алынырга һәм РСФСР Җинаять кодексының 58 маддәсенең 2, 6, 10, 11 өлешләре буенча җаваплылыкка тартылырга тиеш» дип язылган була[12]. Шулай итеп, ул «Башкортстанның контрреволюцион баш күтәрүче милләтчел оешмасы»нда катнашуда гаепләнеп репрессияләнә һәм 1937 елның 20 ноябрендә кулга алына[13]. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Уфа шәһәрендә атып үтерелә[14].
Башкортстан АССР Югары Суды Президиумының 1960 елның 23 маендагы Карары белән Мөхлисә Буби аклана һәм реабилитацияләнә[12].
Исемен мәңгеләштерү
- 2011 елдан Иж-Бубый авылында Бубилар гаиләсе музее эшли[15].
- Камал театрында М. Бубига багышланган «Үлеп яратты» спектакле куела (Казан, авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илгиз Зәйниев)[16][17], премьерасы 2011 елның 9 декабрендә була.
- 2012 елдан Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Мөхлисә Бубый исемендәге педагогик укулар уздыра[18].
- «Җәмгыятьне агартуда һәм гуманизацияләүдә мөселман хатын-кызларының роле» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, Мөхлисә Бубый исемендәге укулар уздырыла[19].
- Татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар өчен Мөхлисә Бубый исемендәге премия булдырылган[20].
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Махмутова А. Х. Женское начало 2020 елның 1 июль көнендә архивланган.
- Первая женщина-судья в истории России: эмансипация и ислам
Әдәбият
- Гимазова Р.А. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби (конец XIХ – начало ХХ в.). — Казань, 2004. 214 с.
- Махмутова А. Х. Лишь тебе, народ, служенье!: история татар. просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби / А. Х. Махмутова. — Казань : Магариф, 2003. – 453 с. ISBN 5-7761-1294-X (русча)
- Махмутова А. Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! : джадидизм и жен. движение . Казань : Татарское книжное издательство, 2006. – 252 с. ISBN 5-298-03992-8 (русча)
- Мəхмүтова А. Х. Милләт аналары: тарихидокументаль һәм биографик җыентык. Казан: Җыен, 2012. 558 б. ISBN 978-5-902783-26-8.
- Мəхмүтова А. Х., Гайнуллина Г.Р. Мөхлисә Бубый (150 еллык юбилеена багышлана) //TATARIСА, 2019. № 1, Б. 185-190.
Искәрмәләр
- ↑ Махмутова А.. Женское начало Архивная копия от 1 июль 2020 на Wayback Machine // Минарет: журнал. — 2006. — № 3 (6).
- ↑ Гильмутдинова К. Р. Мухлиса Буби — просветительница татарского народа // Молодой ученый. — 2016. — № 21. — С. 704—710.
- ↑ 1 2 Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). — Казань: Татарское книжное издательство, 2006. — 254 с. — ISBN 978-5-298-03992-5.
- ↑ 1 2 3 4 Гильмутдинова К.Р. {{{заглавие}}} // Молодой ученый. — 2016. — № 21 (125). — С. 704—710. Архивировано 9 гыйнвар 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 Буби (Нигматуллина) Мухлиса Габдулгаллямовна. www.slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2025.
- ↑ 1 2 Махмутова А.Х. Лишь тебе, народ, служенье! (История татарского просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби). — Казань: Магариф, 2003. — 455 с. — ISBN 5-7761-1294-Х.
- ↑ Гильмутдинова К.Р. {{{заглавие}}} // Актуальные вопросы современной науки. — 2016. — С. 33—45. Архивировано 20 декабрь 2018 года.
- ↑ Фаизов С.Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г.: страницы истории. — 2005.
- ↑ Махмутова А.Х. {{{заглавие}}} // Гасырлар авазы — Эхо веков. — 2000. — № 1/2. — С. 203—214. [ Архивировано] 10 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Сөембикә, 1917. № 11. Б. 166—167
- ↑ Братья Буби и медресе Иж-Буби: историко-документальный сборник / М. Усманов. — Казань: Рухият, 1999. — С. 108. — 240 с. — ISBN 589706-012-6.
- ↑ 1 2 Рахимов С. Т. {{{заглавие}}} // Гасырлар авазы - Эхо веков. — 2000. — № 1/2. — С. 218—219. [ Архивировано] 9 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Гусева Юлия Николаевна. {{{заглавие}}} // Новый исторический вестник. 2017. №2 (52).. — 2017. Архивировано 30 июнь 2020 года.
- ↑ Альта Махмутова. Женское Начало. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано 1 июль 2020 года.
- ↑ Йосыпова Л. “Иж-Бубыйда күрсәтерлек тарихый объектлар күп”. Ирек мәйданы (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2025.
- ↑ Үлеп яратты / Любовь бессмертная // Афиша Татарского государственного академического театр имени Галиасгара Камала.
- ↑ Кемне яратты?
- ↑ Приглашения на предчтения им. Мухлисы Буби. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано 20 декабрь 2018 года.
- ↑ I Всероссийская научно-практическая конференция Чтения имени Мухлисы Буби «Роль мусульманской женщины в просвещении и гуманизации общества» состоялась в г. Екатеринбурге 4-6 октября 2017 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано 2 июль 2020 года.
- ↑ Форум мусульманских женщин «Миллэт аналары». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано из оригинала 20 декабрь 2018 года.