Әхбар (газета)
«Әхбар» газеты («Хәбәрләр») – 1907-1908 елларда Казанда чыккан татар сәяси, әдәби, иҗтимагый, икътисади һәм дини газеты.
Тарих
Газетаның беренче саны 1907 елның 10 декабрендә Казанда чыга. Ул төрле мәдәни, әдәби, сәяси ниятләр белән башланса да, озак вакытка сузылмый, 85 нче саны басылгач, 1908 елның 30 июлендә туктала. Газета атнага 2-3 тапкыр чыга, нашире һәм мөхәрире башта Харис Фәйзи-Чистапули була, соңгы вакытта мөхәрирлек Борһан Шәрәфкә күчә.
Чыганак
Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘХБАР» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.