Борһан Шәрәф

Борһан Шәрәф (1883июнь 1942) — җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир, педагог. «Мөхәммәдия» (1899-1905) һәм «Хөсәения» (1909-1918) мәдрәсәләрендә мөгаллим. Бер үк вакытта 1905-1917 елларда «Казан мөхбире», «Әxбар», «Вакыт» гәҗитләре, «Шура» журналы хезмәткәре. 1917 елда Ырынбур мөселманнар бюросы рәисе. 1919-1923 елларда Ырынбурда Халык мәгарифе институтында укыта. 1930 елдан Урта Азиядә (Ташкент, Алматы) наширлек хезмәтендә. Гани Хөсәеневкә багышланган «Гани бай» (1914), «Иран мәктүпләре» (1909) һ.б. хезмәтләр авторы.

Шулай ук карагыз

    Искәрмәләр