Сафаҗай
Торак пункт | |
Сафаҗай | |
---|---|
55°23′02″ т. к. 46°06′57″ кч. о.HGЯO | |
Ил | Русия |
Район | Пилнә районы |
Авыл советы башлыгы | Вафа Камалетдинов |
Тарих һәм география | |
Нигез салына | 1451 |
Элеккеге исемнәр | авыл |
Мәркәз биеклеге | 102 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Халык саны | |
Халык саны | 2239[1] кеше |
Милли состав | татарлар |
Санлы идентификатор | |
Телефон коды | 83192 |
Почта индекслары | 607496 |
Прочее | |
Урысча атама | Красная Горка, Собачий овраг |
|
|
[http://safajay-center.ru] | |
|
Сафаҗай (рус. Красная Горка) – Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районындагы авыл. Мәдәнә елгасы буенда урнашкан. Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 1100 йорт булып, авылда яшәүчеләрнеке – 740, 2 300 кеше яши. Йортларның икейөзләбе “мәскәүчеләрнеке” булып санала.
Дини тормыш
Авылда биш мәчет эшләп килә. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылган. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан яшьләр өчен дә дини укулар – җәйләүләр уза.
Авылда үзгәртеп кору чорында, 1988 елда беренче мәчет ачыла. Шул ук елны мәчет каршында дини укулар да башлана.[2]
Мәгариф
Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Мәктәп бинасы 1975 елда ачыла. Бу бина 640 урынга исәпләнгән. 2011 елда мәктәптә 256 бала укый. 27 бала унберенче сыйныф тәмамлый. 32 бала тугызынчы сыйныфны бетерә.[3]
Танылган шәхесләр
- Хөсәен Фәезханов — XIX гасыр татар галиме.
- Габделгалләм Фәезханов — XIX гасыр татар галиме.
- Рамил Нуриманов — көрәшче.
- Зөлфия Таҗуризина (22.06.1932), МДУ профессоры (1995).
Хронологик белешмә
- 1451 ел – мәчеттәге язмалар буенча, авылның төзелү елы
- 1584 елда – Сафаҗай Алатыр өязенең Пиана станында (Собачий остров һәм янәшәдәге Яңа Усад исемнәре астында)
- 1780-1922 – Сембер губернасы, Кормыш өязе, Рбишча волостендә. Өязнең зурлыгы буенча икенче торак урыны була. 1911 елда биредә 5600 кеше яши.
- 1922 елда Кормыш өязе Түбән Новгород губернасына күчерелә, шуның белән Сафаҗай Питрәксе волостенә күчә.
- 1929 елда Түбән Новгород өлкәсендә милли Татар Кызыл Октябрь районы төзелү белән аерым авыл советы буларак шунда керә.
- 1940 ел, апрель – авылның урысча атамасы Собачий Островтан тагын да гүзәлрәк Красная Горка исеменә күчә.
- 1944-1957 елларда – Питрәксе районында.
- 1957 елны район бетерелеп, яңадан Кызыл Октябрьгә кайта.
- 1963 елдан башлап – Пилнә районыда аерым авыл советы.[4]
Икътисади хәл
Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар – 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшләүчеләр саны 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар, ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең. Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.
Чәчүлек җирләре – 4692 гектар, көтүлек – 815 га, уңыш уртача гектардан 30 центнер. 14–шәхси кибет (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән.[5]
Искәрмәләр
- ↑ Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, archived from the original on 2021-10-06, retrieved 2012-07-02
- ↑ Сафаҗай авылында Шәкертләр бәйрәме
- ↑ Сафаҗайда өмет бар
- ↑ История татарской деревни Сафаджай – Красная Горка в XV-XX веках / С.Б. Сенюткин , О.Н Сенюткина
- ↑ М. Миначев. Авылларга барган идем. Сабацай–Сафаҗәй, archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2012-05-08