Алатыр өязе
|
Алатыр өязе
рус. Алатырский уезд
|
Алатыр өязе (рус. Алатырский уезд, чуаш. Улатăр уесĕ) — 1565–1927 елларда гамәлдә булган административ-территориаль берәмлек. 1565—1708 елларда Казан Сарае приказы, 1708 елдан Казан губернасы, 1719 елдан Түбән Новгород, 1780—1796 елларда Сембер наместниклыгы[2], 1796—1925 елларда Сембер губернасы, 1925—1927 елларда Чуаш АССР карамагында. Өяз шәһәре — Алатыр.
Географик урнашуы
Тарихы
Алатыр өязе 1565 елда оештырыла. XVI—XVII гасырларда Казан сарае приказыннан, шулай ук турыдан-туры Мәскәүдән боерыклар алган воеводалар идарә иткән. Алатыр воеводалары контролендә булган территориядә һәм турыдан-туры Алатыр өязендә Саранск, Сембер, Карсун һ. б. шәһәрләр барлыкка килә.
Алатыр Присурьесы озак вакыт Россия дәүләтенең көнчыгыш чикләрен саклау һәм 1552 елда Явыз Иван Казанны алганнан соң яңа җирләрне үзләштерү өчен мөһим стратегик әһәмияткә ия булган чик буе территориясе булып кала.
1578 елда, нугайлар һөҗүменнән саклану өчен, Темников — Алатыр — Тәтешнең засека сызыгы төзелә башлый, ул Зур засечный сызыгының дәвамы була.
Алатыр өязенең территориясе XVII йөзнең беренче яртысында административ яктан биш станны — Верхосур, Низсур, Верхалатырь, Пьян, Верхомей станнарын берләштерә һәм Котяково, Карсун, Кормыш, Лукоянов, Сергачның булачак территорияләренең зур өлешен, шулай ук тулысынча Ардатов һәм Алатыр өязләренең җирләрен үз эченә ала[4].
1640 елда өяз территориясенең көньяк өлешеннән Атемар өязе төзелә.
1647 елда, Алатыр төбәген күчмә халыклардан саклау өчен, дворецкий һәм коралчы Богдан Хитрово патша Алексей Михайлович указы белән Карсун шәһәренә нигез сала, ә киләсе елда Барыш елгасыннан Идел елгасына кадәр Сембер сызыгын үткәрә, аның ярына Сембер шәһәрен куя. Карсун өязе (1648) һәм Сембер өязе (1649) төзелгәч, Алатыр өязе беррәт җирләрен югалта.
1651 елда өяз территориясенең бер өлешеннән Саранск өязе төзелә.
Өяз территориясе күчмә халык һөҗүменнән генә түгел, ә күпсанлы бандит шайкаларыннан һәм даими кабынып торган крестьян күтәрелешләреннән дә зыян күрә. 1670 елда Степан Разин баш күтәрүе вакытында аның казак Максим Осипов җитәкчелегендәге гаскәренең бер отряды Алатыр өязенә керә һәм 16 сентябрьдә шәһәрне ала, шуннан соң Сура буйлап Иделгә таба хәрәкәт итә. Патша воеводалары төбәкне киләсе 1671 елның гыйнварына гына бастыруга ирешә.
Россия дәүләте территориясе киңәю белән Алатыр өязенең хәрби әһәмияте кими бара һәм беренче урынга әлеге җирләрне хуҗалык ягыннан үзләштерү мөһимлеге чыга.
1708 елда Алатырь өяз белән бергә Казан губернасына[5], 1714 елда яңа оешкан Түбән Новгород губернасына кертелә, ул инде 1717 елда бетерелә, ә аның территориясе Казан губернасына кайтарыла.
1719 елгы реформа нәтиҗәсендә Түбән Новгород губернасы составына кергән Алатыр провинциясе төзелә. Төп шәһәр буларак Алатырдан тыш, провинциягә шулай ук Кормыш һәм Ядрин шәһәрләре һәм аларның өязләре дә беркетелә. 1779 елда Алатыр провинциясе Казан губернасы составына керә. Провинция территориясе көньякта Инза елгасыннан төньякта Кормыш шәһәренә кадәр сузылган була.
1780 елның сентябрендә Алатыр өязе рәсми рәвештә Екатерина II реформасы нәтиҗәсендә төзелгән Сембер наместниклыгы составында рәсмиләштерелә[2], 1796 елдан — Сембер губернасында, шул вакытта территориянең бер өлеше Ардатов өязенә күчә, ә территориянең бер өлеше юкка чыгарылган Котяково өязеннән кире кайтарыла.
1925 елда өяз Чуаш АССР составына керә.
1927 елда Алатыр өязе таркатыла, аның территориясендә Алатыр районы төзелә.
Халкы
Сембер наместниклыгы төзелгәндә язылган чыганаклар күрсәткәнчә,1780 елда өяздә 24590 ревизия җаны яшәгән[6].
1897 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча өяздә барлыгы 158 188 кеше яшәгәнлеге билгеле, шул исәптән руслар саны ― 73,0 %, мордвалар — 26,7 %. Алатырь шәһәрендә исә 12 209 кеше яшәгән.
1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу нәтиҗәләре өяздә 117 804 кеше яшәвен, шуларның Алатырь шәһәрендә 22 437 се яшәвен күрсәтә.
Административ бүленеш
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Демоскоп Weekly. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Наличное население в губерниях, уездах, городах Российской Империи (без Финляндии). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025. Архивировано 8 август 2014 года.
- ↑ 1 2 Топографическое описание Симбирского наместничества 1785 г. T. Г. Масленицкий. Алатырский уезд. web.archive.org (20 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1926 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025. Архивировано 2 май 2014 года.
- ↑ Территория Алатырского уезда в XVII веке, его административное деление /. А. Гераклитов. Алатырская мордва. Территория. archeo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025. Архивировано 17 февраль 2020 года.
- ↑ Из указа об учреждении губерний и о расписании к ним городов. 18 декабря 1708 г. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025.
- ↑ «Итого составляет уезд сей в числе душ ревизских». Создание Симбирского наместничества. Алатырский уезд. 1780 год. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025.
- ↑ БЕЛЯК — Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1552 елда Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алынган җирләрдә территориаль-ыру берәмлеге. Россия административ номенклатурасында 16 — 17 йөзнең 1 нче яртысында кулланыла. Беляк турында тулырак түбәндәге хезмәттә укырга мөмкин: М.М. Акчурин, А.В. Беляков. Мордовские беляки и татарские князья // Вестник Нижегородского университета : журнал. — 2017. — № 1. — С. 94—101.
- ↑ Селения Алатырского уезда. Материалы для историко-географического словаря мордовских селений Алатырского уезда. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2025.
- ↑ Волостныя, станичныя, сельскія, гминныя правленія и управленія, а также полицейскіе станы всей Россіи съ обозначеніем мѣста ихъ нахожденія. — Кіевъ: Изд-во Т-ва Л. М. Фишъ, 1913.
Әдәбият
- Писцовая книга татарским поместным землям Алатырского уезда 1624—1626 годов / Сост. В. Д. Кочетков, М. М. Акчурин. — М.; Н. Новгород, 2012. — 204 с.
Сылтамалар
- Алатырь, город // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Алатырский уезд // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.