Алатыр

Алатыр (чуаш. Улатӑр, рус. Алатырь, эрз. Ратор ош) — 1552 елда нигезләнгән Чуашиядә урнашкан шәһәр, Алатыр районының административ үзәге.

Халык саны — 41 552 кеше (2010).

География

undefined

Шәһәр Сыры сул ярында, Сырыга Алатыр елгасы кушылу урыны янында урнашкан. Шәһәрнең территориясе 41,7 км².

Тарих

undefined
undefined

Алатыр 1552 елда телгә алына. Ләкин аңа кадәр дә нигезләнүе ихтимал. Россия Империясендә Алатыр чуаш һәм мордва халыкларының милли аң үзәкләренең берсе булып торган. Чуаш үзаңы барлыкка килгән Сембер каласының форпосты дип тә әйтеп була.

1925 елның 20 июлендә Сембер губернасы составыннан Чуаш АССР составына күчерелгән.[4]

Халык

1897[5] 1931[6] 1939[6] 1959[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
12 209 ~22 700 ~29 800 36 900 45 300 47 600 43 161 41 552

Милли состав: чуашлар — 2,9%, руслар — 85,1%, мордва — 8,5%.[12]

Икътисад

Кайчандыр Алатыр Чуашиянең иң алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булса, Советлар Союзы таркалганнан соң икътисады какшый, тик соңыннан үз сәнәгатен кире торгыза алмый.

Югары уку йортлары

Шулай ук карагыз