Чуел районы

Чуел районы [4] (рус. Цивильский район, чуаш. Çĕрпӳ районĕ) — Чуашиянең төньягында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәгеЧуел каласы.

География

Чуел районы Чуашиянең төньягында урнашкан. Район территориясе 790,8 км². Төньякта Чабаксар һәм Сөндер районнары, көньякта Канаш, көнчыгышта Кузлаука һәм Ормар районнары, көнбатышта Красноармейски районы белән чиктәш.

Тарих

Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Аңа кадәр район территориясе Чуел өязендә урнашкан була.

Халык

Халык саны 38,004 мең кеше (2010 елга)

Милли состав: чуашлар — 91%. Районда 1 шәһәр һәм 17 авыл жирлеге, 138 авыл урнашкан.

Икътисад

Чуел районы агро-сәнәгать районы булып тора. Монда кирпеч, сөт, ит, крахмал, сок, яшелчә консервлау заводлары урнашкан.

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү, игенчелек, колмакчылык. Шулай ук, ремонтлау, авыл хуҗалыгы тауарлары эшкәртү предприятияләре бар.

Танылган кешеләре

Сылтамалар

Төркемнәр