Мария Посады

Мария Посады (чуаш. Сĕнтĕрвăрри, рус. Мариинский Посад) — Россия шәһәре, Чуашстанның Мария Посады районының административ үзәге. Әлегә муниципаль статусы — шәһәр (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 9 088 кеше (2010).[2]

Почта индексы — 429573. Гомумрусия административ-территориаль объектлары бүленеше классификаторы коды — 97229501000. Дәүләт идарәсе секторы операцияләре классификациясе коды — 2101200100000. Федераль салым хезмәте инспекциясе коды — 2135.

География

Мария Посады Иделнең (Куйбышев сусаклагычының) уң ярында, Иделгә Түбән Сөндер һәм Югары Сөндер елгалары кушылган урын янында, Чабаксардан 48 километр көнчыгышрак урнашкан.

Мария Посадыннан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[3]
Санкт-Петербург ~ 1425 км Йошкар-Ола ~ 67 км Пермь ~ 727 км
Екатеринбург ~ 1083 км
Түбән Новгород ~ 310 км
Мәскәү ~ 737 км
Роза ветров
Казан ~ 175 км
Новосибирск ~ 2700 км
Саранск ~ 379 км
Сочи ~ 2008 км
Сембер ~ 250 км Самар ~ 492 км
Сарытау ~ 701 км

Тарих

Беренче тапкыр 1620 елда Сөндер исеме астында телгә алына.

1856 елда җирле сәүдәгәрләрнең соравы буенча Сөндер авылы Мария посадына үзәгәртеп корыла. 1926 елга кадәр шәһәр статусын ала.(?)

Халык

1897[4] 1931[5] 1959[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
3 319 ~5 000 8 805 10 025 10 443 10 273 9 088

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: чуашлар (53,0%), руслар (46,6%).[10]

Икътисад

Кабель әйберләре заводы, автомобильләрне ремонтлау заводы, төзү материаллар заводы, спирт заводы, май заводы, һ.б.

Мәгариф

Бер урта мәктәп, ике гомуми белем бирү мәктәбе, ике һөнәри училищесы.

Югары уку йортлары

  • Мари дәүләт техника университетының филиалы

Галерея

Шәхесләр

Тышкы сылтамалар