Чабаксар районы
Чабаксар районы (чуаш. Шупашкар районĕ) — Чуашстанның төньягындагы муниципаль район.
Административ үзәге — Күгеш бистәсе.
География
Чабаксар районы Чуашстанның төньягында, күпчелек территориясе Иделнең уң, азрагы сул ярында урнашкан. Район территориясе 845,3 км². Төньякта Мари Ил белән, көнчыгышта Сөндер, көньякта Чуел һәм Красноармейски, көнбатышта Моргауш районнары белән чиктәш.
Халык
Халык саны 59 431 кеше (2010 елга). Күгештә 11,7 мең.
Милли составы: чуашлар — 92%.
Административ бүленеше
Районда 2004 елдан 17 авыл жирлегендә 171 авыл урнашкан.
Икътисад
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: шәһәр яны авыл хуҗалыгы (сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, йомырка җитештерү). Җирләрнең 87%ы игелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Район рәсми сайты [рус.]
- Район фотолары 2007 елның 18 май көнендә архивланган. [рус.]
- Күгеш бистәсе сайты 2011 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. [рус.]