Муркаш районы

Муркаш районы (чуаш. Муркаш районӗ) — Чуашстанның төньяк-көнбатышындагы муниципаль район.

Административ үзәгеМуркаш авылы.

География

Муркаш районы Чуашстанның төньяк-көнбатышында, күпчелек территориясе Иделнең уң, азрагы сул ярында урнашкан. Район территориясе 845,3 км². Төньякта Мари Ил белән, көнчыгышта Чабаксар, көньякта Алик һәм көнбатышта Ядернә районнары белән чиктәш.

Халык

Халык саны 36 339 кеше (2010 елга).

Милли составы: чуашлар — 98%.

Административ бүленеше

Районда 2004 елдан 16 авыл жирлегендә 177 авыл урнашкан.

Икътисад

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар җитештерү. Җирләрнең 72%ы игелә.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә