Ядернә

Ядернә — (рус. Ядрин, тау мари телендә Йӓдӹрнӓ, болын мари телендә Ядырна, чуаш. Етĕрне) — Чуашиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр (1781 елдан), Ядернә районының административ үзәге.

Халык саны — 9 614 кеше (2010).[1]

География

Шәһәр Сыры елганың ярында, Чабаксардан 77 километр ераклыкта урнаша. Шәһәр янында М7 «Идел» (МәскәүУфа) мәгистрәле уза. Иң якындагы тимер юл станциясе — Шөмерлә (59 км).

Тарих

Ядернә 1590 елда ниегзләнә.

Халык этимология буенча, «Ядрин» исеме «ядро» (ядрә) сүзеннән чыккан, ләкин бу версия дөрес түгел. Хәзерге этимология шәһәрнең исемне Етĕрне/Едьрне (шәһәр барлыкка килгән җирнең хуҗасы) исеменнән чыккан, яки Етерне чуаш авылы белән (бигрәк ихтимал версиясе) бәйли.

Ядернәнең беренче яшәүчеләр тупчылар, укчылар һәм башка хәрби хезмәткәрләре булган.

1781 елда Ядернә бер үк исемдәге өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1791 елда кече (1804 елдан — өяз училищесы) халык училищесы ачыла, 1817 елда училище каршында китапханә ачыла.

1927 елданЯдернә районының административ үзәге.

Халык

1840[2] 1897[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
1 989 2 454 6 273 6 821 7 304 10 149 10 573 9 614

Милли состав: чуашлар — 66,6%, руслар — 31,2%.[9]

Икътисад

Акционерлар җәмгыятьләре:"Ядринский промкомбинат", "Ядринский пищекомбинат", "Ядринмолоко". Спирт заводы, ит эшкәртү предприятиесе, машзавод.

Ядернә янында Чуаш ат заводы урнаша.

Балчык чыганаклары бар.

Шәхесләр