Кызыл Чутай районы

Кызыл Чутай районы (чуаш. Хĕрлĕ Чутай районĕ) — Чуашстанның көнбатышындагы муниципаль район.

Административ үзәгеКызыл Чутай авылы.

География

Кызыл Чутай районы Чуашстанның көнбатышында урнашкан. Район территориясе 691,6 км². Төньякта Ядернә, көнчыгышта Алик, көньякта Шөмерлә районнары һәм көнбатышта Түбән Новгород өлкәсе белән чиктәш.

Төп елгасы — Сыры.

Халык

Халык саны 19,788 мең кеше (2010 елга).

Милли составы: чуашлар — 97%.

Административ бүленеше

Районда 2004 елдан 10 авыл жирлегендә 70 авыл урнашкан.

Икътисад

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар җитештерү.

Төркемнәр