Шөмерле

Шөмерлә (чуаш. Çĕмĕрле, рус. Шумерля) — Чуашиядә урнашкан шәһәр, Шөмерлә районының административ үзәге.

Халык саны — 31 722 кеше (2010).

География

Шәһәр Сыры елгада, Чабаксардан 110 километрга төньяк-көнбатышка таба урнаша. Мәскәү-Казан тимер юлында станция.

Исем чыганагы

Шөмерлә шәһәре үз исемен якында урнашкан Шөмерлә авылыннан ала.

Тарих

1916 елда Мәскәү-Казан тимер юлы төзелеше вакытында Шөмерлә станциясе нигезләнә.

1924 елына кадәр Түбән Новгород губернасы составына булган.

1930 елда Шөмерлә шәһәр тибындагы бистәсенә, ә 1937 елдашәһәренә үзгәртеп корыла.

Халык

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~15 200 30 213 33 816 37 347 41 986 36 239 31 722

Милли состав: чуашлар — 68%, руслар — 24%.

Икътисад

  • Автофургоннар комбинаты (1931);
  • Химия заводы (1930);
  • Махсус автомбильләр заводы;

Агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре.

Фотогалерея