Канаш районы
Канаш районы (чуаш. Канаш районĕ) — Чуашстанның көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Канаш шәһәре.
География
Канаш районы Чуашстанның көнчыгышында урнашкан. Район территориясе 981,4 км². Төньякта Чуел вә Красноармейски, көнчыгышта Ормар ва Янтык, көньякта Комсомольски вә Ибриси, көнбатышта Урнар районнары белән чиктәш.
Тарих
Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.
Халык
Халык саны 42,5 мең кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 97%.
Административ бүленеше
Районда 2004 елдан 24 авыл жирлегендә 108 авыл урнашкан.
Икътисад
Сәнәгатьтә төп тармаклар: машина төзү, металл эшкәртү, вагун ремонтлау.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, колмак җитештерү.