Кызыл Армия районы (Чуашстан)
Кызыл Армия районы (чуаш. Красноармейски районĕ) — Чуашстанның үзәгендәге муниципаль район.
Административ үзәге — Красноармейское авылы.
География
Тарих
Район 1935 елның 9 гыйнварендә Торак районы буларак оеша. Үзәге булып Алгы Торак авылы торган. 1940 елда авыл атамасы Красноармейскига алыштырылгач, район атамасы да Красноармейскига үзгәрә. Бүгенге көндә авыл атамасын кире Алгы Торакка алыштыру планлаштырыла.
Халык
Халык саны 16,110 мең кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 98%.
Административ бүленеше
Районда 2004 елдан 9 авыл жирлеге урнашкан.
Икътисад
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, колмак, яшелчә җитештерү. Шулай ук, кирпеч заводы да эшләп килә.
Танылган шәхесләр
- Геннадий Юмарт (1938, Арткы Карыки) - язучы, К. Иванов премиясе лауреаты (1988).