Константин Иванов

Константин Васильевич Иванов (27 май (8 июнь) 1890, Слакбаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе26 март (8 апрель) 1915, Слакбаш) — шагыйрь, чуаш әдәбияты классигы, чуаш әдәби теленә нигез салучы. 1907—1914 елларда — Сембер шәһәрендәге чуаш укытучылар мәктәбе укытучысы.

Тәрҗемәи хәле

Константин Иванов 1889 елның 27 маенда Уфа губернасының Бәләбәй өязе, Слакбаш авылында крестьян гаиләсендә туа[2].

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Сембер шәһәрендәге чуаш мәктәбенә укырга керә. Патша тәртипләренә каршы митингларда катнашкан өчен 1907 елда аны укудан куып чыгаралар. Слакбаш авылына кайта. Авылда мәктәп мөдире Яковлев чуаш телендә дини китаплар һәм дәреслекләр чыгарырга әзерләнә. Константин Ивановны үзе белән эшләргә чакыра. 1908 елда Сембердә чуаш риваятьләре җыентыгында булачак әдипнең «Тимер талкы», «Ике кыз», «Тол хатын» әкиятләре һәм «Нарспи» поэмасы басыла. Аянычлы язмышлы чуаш кызы турындагы «Нарспи» поэмасы күп телләргә тәрҗемә ителә. Аның нигезендә берничә пьеса сәхнәләштерелә, Чуаш опера һәм балет театрында опера куела.

Әдәби эшчәнлеген Михаил Лермонтов, Лев Толстой, Николай Огарёв, Алексей Кольцов, Николай Некрасов, Аполлон Майков әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итүдән башлый.

1909 елда Константин Иванов халык укытучысы исеменә имтихан тапшыра.

1915 елның 13 мартында 25 яшендә туберкулездан вафат була[2].

Библиография

  • Иванов, К. Собрание сочинений / К. Иванов. — Чебоксары: Чуваш. кн. изд-во, 2000. — 335 с.
  • Иванов, К. Сочинения / К. Иванов; 2-е изд., доп. — Чебоксары: Чуваш.кн. изд-во, 1990. — 256 с.
  • Иванов, К. В. Нарспи: Поэма / К. В. Иванов. — Чебоксары: Чуваш. кн. Изд-во, 2000. — 168 с.

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 12 декабрендәге 613 нче Карары белән чуаш әдәбияты классигы, язучы Константин Васильевич Иванов исеме Башкортстан Республикасы Бәләбәй районының Слакбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[3];
  • Шагыйрь хөрмәтенә Чабаксарда урам һәм сквер аталган, аның исемен Чуаш академия драма театры йөртә[4];
  • Чабаксардагы әдәби музейга К. В. Иванов исеме бирелә[4];
  • Слакбаш авылының Музей комплексында Константин Иванов музее эшли[4];
  • 1991 елда К. В. Ивановның тууына 100 ел тулу уңаеннан тәңкә чыгарылган. Номиналы — 1 сум. Аверсында СССР гербы һәм «СССР», «1 сум», «1991» язулары сурәтләнгән. Реверсында шагыйрь профиле, «1890—1915» һәм «К. В. Иванов» дигән язулар бар;
  • Чуаш Республикасында 2015 ел Константин Васильевич Иванов елы дип игълан ителә.

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 Иванов Константин Васильевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 1 2 С. Ғ.Сафуанов, И. Г.Тарасов. Иванов Константин Васильевич (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (3 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. [башк.]
  3. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 12.12.2025 № 613 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (12 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. [рус.]
  4. 1 2 3 С. Ғ.Сафуанов, И. Г.Тарасов. Иванов Константин Васильевич (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (3 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. [башк.]