Карсун

Карсун (рус. Карсун) — Сембер өлкәсендә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Карсун районының административ үзәге.

Халык саны — 7 748 кеше (2010).[3]

География

Карсун Барыш елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Сембердән 100 километр төньяктарак урнаша.

Тарих

Беренче тапкыр Карсун Явыз Иван чорындагы Казан ханлыгы картасында авыл буларак Корсун исеме астында телгә алына.[4]

1647 елда Карсунда Карсун-Сембер засека сызыгына кергән крепость нигезләнә.

1780 елда Сембер губернасы Карсун өязе үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1921 елдаЧапан күтәрелеше үзәкләреннән берсе; 1925 елда авылга үзгәртеп корыла, 1943 елданшәһәр тибындагы бистә.

Халык

1897[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
3 805 7 564 8 464 7 341 7 936 8 200 7 748

Милли состав (2002): руслар — 89,3%, татарлар — 7,0%, чуашлар — 1,1%.[12]

Икътисад

Май, икмәк заводлары. Оек фабрикасы.

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә