Карсун районы
Карсун районы (рус. Карсунсᴋи район) — Сембер өлкәсе составына керүче муниципаль район.
Административ үзәк — Карсун шәһәр тибындагы бистәсе.
Халык
| 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 73442 | 46 378 | 48 758 | 38 550 | 32 561 | 29 319 | 25 170 |
Милли состав (2010): руслар — 83,1%, татарлар — 10,1%, чуашлар — 1,8%.
Татарлар
Татарлар Карсун районына 16 йөз ахырында килеп урнаша. 17 йөз уртасында, Карсун-Сембер чик сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә, татарлар күпкә арта. Кормыш өязеннән йомышлы татарлар, хезмәт итү өчен, монда күчерелә. 1917 елга кадәр Нагаево (1840 елдан), Татар Горенкие (1867) һәм Уразовка (1897 елдан) авылларында мәктәпләр була. Һәр татар авылында мәчетләр эшли (Сов. хакимияте чорында ябылалар).
1932 елда Нагаево авылында җидееллык татар мәктәбе ачыла, 1962 елда ул — сигезьеллык, 1988 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, татар теле фән буларак өйрәнелә. Хәзерге вакытта Татар Голышевкасы (1986 дан), Нагаево (1997 дән), Татар Горенкие (1998 дән) авылларында мәчетләр эшли.[9]
Административ бүленеш
Карсун районы составына 2 шәһәр җирлеге һәм 6 авыл җирлеге керә:
- Карсун шәһәр җирлеге
- Языково шәһәр җирлеге
- Большие Посөлки авыл җирлеге
- Вальдиватское авыл җирлеге
- Горенка авыл җирлеге
- Яңа Погорелово авыл җирлеге
- Сосновка авыл җирлеге
- Үрән-Карлы авыл җирлеге
Искәрмәләр
- ↑ http://karsunmo.ru/rukovod.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ Татар энциклопедиясе