Олы Рбишча
Олы Рбишча (рус. Большое Рыбушкино) – Кызыл Октябрь районындагы татар авылы. Чокыр аша яткан Кече Рбишча авылы белән бергә тоташкан. Икешәр катлы таш йортлар, урамнары – асфальт, өч мәчетләре, ике мәктәпләре, бере тугызеллык ә бере урта мәктәп.[2]
1917 елга кадәр 4 мәчет булган. 1938-39 елларда 4нче мәчет сүтелгән. 1939 елны 1нче таш мәчет мәктәп ителгән. 1940 елны 3нче мәчет район машина-трактор станцасы тартып алган, сугыш вакытында аны җимерәләр. 1940 елны икенче мәчет тә мәктәпкә бирелгән.[3]
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 183 (2012).
Танылган шәхесләр
- Габделвахит Сөләйманов — мөфти.
- Хафиз Фәттахетдинов (Кече Рбишча) — Советлар Союзы Герое.
- Вәлиәхмәт Хәким — Финляндия мөселман җәмгыятенең беренче имамы.
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Мохаммәт Миначев. Авылларга барган идем., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2012-05-07
- ↑ Бол. Рыбушкино тарихы