Чүмбәли

Чүмбәли, Цүмбәли (рус. Чембилей) — Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан татар авылы.

720 йортта нибары 488 татар яши. Кышын яшәүчеләр 300-гә кала, 200 йортта торалар. Чүмбәли төп мәктәбендә 32 укучыга 12 укытучы белем бирә. [2]

Этимология

Атаманың килеп чыгышы төгәл билгеле түгел. Бер фикер буенча Чүмбәли атамасы фин-угор телләреннән кергән сүз булып санала. Мордва теленнән ул чын кеше дип тәрҗемә ителә[3]. Халык этимологиясе аны җирле татар сөйләмендәге шалаш, куыш мәгънәсенә туры килүче чумвал сүзе белән бәйли.

Тарих

XVIII гасыр ахырында ук бу авылда 1102 кеше яши торган була.