Зәүр Бәширов
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Бәширов битенә күчегез.
Зәүр Бәширов (Зәүр Әхмәдулла улы Бәширов, 17 февраль 1945(1945-02-17) — 18 июль 2006) — радиоэлектроника гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1993), профессор (1995). 1971-1975 елларда Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында, 1975 елдан Казан техник университетында, 1996 елдан Мәскәү энергетика университетының Казан филиалында электротехника нигезләре кафедрасы мөдире. Имитация системнарын, очраклы вибрация процессларын анализлауны тикшерү һәм эшкәртүгә караган фәнни хезмәтләр авторы. ТР дәүләт премиясе лауреаты (1996).