Равил Зарипов
Равил Хаммат улы Зарипов (рус. Равиль Хамматович Зарипов; 20 июль 1954, Яңа Тымытык, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) ― Россия хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры (2009―2015), техник фәннәр кандидаты. РФ технология фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты (II, III чакырылышта).
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 20 июнендә БАССР Бакалы районы Яңа Тымытык авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлаган (1977).
Хезмәт баскычлары
- «Радиоҗиһаз» заводында (Әлмәт) инженер-технолог (1977).
- "КамАЗ"ның РИЗ заводында участок башлыгы, цех башлыгы урынбасары, башлык (1980—1989).
- "КамАЗ"ның станок төзү заводында корпус башлыгы (1989—1990)
- КПСС өлкә комитетының хәрби сәнәгать бүлегендә инструктор (1990—1991)
- "АлАЗ"ның станок төзү заводында директор (1991—1992)
- «Алабуга» ИСЗ идарәчесе (1992—2009)
- «АлАЗ» сәнәгать берләшмәсенең генераль директоры (1992 елдан)
- «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгының инвестиция программалары дирекциясе җитәкчесе (2003 елдан)
- Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры (2009—2015)
- Татарстан премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры (2012—2015)
- Татарстан Президентының штаттан тыш ярдәмчесе (2015 елдан).
Җәмәгать эшчәнлеге
- «Бакалы районы якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы (1999 елдан).[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Бакалы районының мактаулы гражданы;
- «Дуслык» ордены (2005);
- «Дуслык» ордены (2024)[2].
Искәрмәләр
- ↑ Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (19 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
Чыганаклар
- Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6