Әзһәр Мөхәммәдиев

Әзһәр Мөхәммәдиев, Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев (1933 елның 8 сентәбре, ССРБ, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Илеш районы, Сеңрән2018 елның 25 апреле, РФ, ТР, Казан ) — галим, тарих фәннәре дyктыpы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1994), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1995), Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның археология һәм этнология кафедрасы пpафисьıры (1993), кафедра мөдире. Нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1933 елның 8 сентәбрендә[1] Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Илеш районы Сеңрән авылында туган. Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның филология фаᴋүлтитына укырга кергән, укуын тарих бүлегендә тәмамлаган (1963).

1968-1971, 1974-1977 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

1977 елдан Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛе укытучысы, пpафисьıр (1993), кафедра мөдире.

1992 елда тарих фәннәре дyктыpлыгына диссертация яклаган. Диссертациясенең темасы: «VI-XV гасырларда Идел буе һәм Урал буеның акча әйләнеше» (рус. Денежное обрашчение Поволжья и Приуралья 6-15 вв.). Остазы — Герман Федоров-Давыдов.

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе

Сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б. э. к. II — б. э. VIII гасыр акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра.

Антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә.

Түбән Идел буенда, Әстерхан өлкәсендә (Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән), Татарстанда (Иске Казан, Казан кирмәне һ. б. шәһәрлекләр) казу эшләрендә катнаша.

Кайбер хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә