Рәфис Хәбибуллин

Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин (рус. Хабибуллин Рафис Завдатович; 2 октябрь 1963, Энәле, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Президентының иминлек хезмәте җитәкчесе (2002—2007), Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры — Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы (2007—2023), Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе (2024)[1]. Эчке хезмәт генерал-лейтенанты[2].

Тәрҗемәи хәле

Рәфис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Пүчинкә-Енай авылында туа[3].

Белем һәм хәрби хезмәт

1982—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда Апас районының Эчке эшләр бүлеге милиционеры булып башлый. 1988 елда ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен тәмамлый[4].

Һөнәри эшчәнлеге

1988—1994 елларда Яр Чаллы шәһәре җинаятьләр милициясенең оператив бүлекләрендә җитәкчелек вазифаларын башкара.

1994 елда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә, биредә берничә әйдәп баручы оператив идарәне җитәкли[5]. 1999—2002 елларда Татарстан Президентының иминлек хезмәте башлыгы урынбасары булып эшли.

2002 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Татарстан Республикасы Президентының куркынычсызлык хезмәте башлыгы вазифасына билгеләнә[6].

2007 елның июненнән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы — Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифасын башкара[7].

2014 елда Рәфис Хәбибуллинга эчке хезмәтнең генерал-лейтенанты махсус исеме бирелә[8].

Рафис Хәбибуллинны 2023 елның 4 декабрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ябык боерыгы белән вазифасыннан азат итәләр[9].

2023 елның 27 декабрендә Рәфис Хәбибуллин министр вазифасыннан китүен игълан итә[10][11]:

«Мин хезмәттән китүем турында рәсми рәвештә игълан итәм. Якынча 17 ел дәвамында уртак эшебез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Бу вакыт эчендә без кешеләрне коткардык, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәттек, гуманитар ярдәм илттек. Хезмәт елларым дәвамында минем белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт»[12].

2024 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе вазифасына билгеләнә.

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Хабибуллин Рафис Завдатович. Раис Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2024. [Тикшерелгән 22 май 2025]
  2. Хабибуллин Рафис Завдатович. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  3. Руководство. Хабибуллин Рафис Завдатович 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган. 16.mchs.gov.ru
  4. Хабибуллин Рафис Завдатович / er.ru
  5. Министр по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Татарстан - Начальник Главного управления МЧС России по Республике Татарстан. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  6. Хәбибуллин Рәфис Җәүдәт улы 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган. / mchs.tatarstan.ru
  7. Министром по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Татарстан назначен Рафис Хабибуллин. Официальный Татарстан (30 август 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  8. Рафису Хабибуллину присвоено специальное звание генерал-лейтенант внутренней службы
  9. Глава МЧС Татарстана Рафис Хабибуллин объявил об отставке. Уже официально. Бизнес online (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  10. Кирилл Антонов. Отставка не стала чрезвычайной. Коммерсантъ (28 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  11. Глава МЧС Татарстана объявил об отставке. ТАСС (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  12. Артем Тупичкин. Рафис Хабибуллин покинет пост главы МЧС Татарстана. РБК (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
  13. Гендиректор «Ак Барс Холдинга» Иван Егоров и глава МЧС РТ Рафис Хабибуллин награждены госпремиями РТ в области науки и техники. www.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2013. [Тикшерелгән 22 май 2025]
  14. Глава МЧС Татарстана получил орден Почета из рук Президента РТ
  15. Хабибуллин Рафис Завдатович. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2025. [Тикшерелгән 22 май 2025]
  16. Хабибуллин Рафис Завдатович. Раис Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2025. [Тикшерелгән 22 май 2025]

Тема буенча өстәмә