Лариса Глухова


Лариса Юрьевна Глухова (30 август 1976, Кукмара, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, Татарстан Республикасы юстиция министры (2013—2017), 2017 елдан Татарстан Республикасы Президенты (Рәисе) Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы.

Тәрҗемәи хәле

Лариса Глухова 1976 елның 30 августында ТАССРның Кукмара районы, Кукмара авылында (хәзер Кукмара шәһәре) туа.

1998 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң, төрле вазыйфаларда эшли.

Хезмәт эшчәнлеге

1996-2001 елларда Казан шәһәре администрациясенең кулланучыларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәр комитетының әйдәп баручы белгеч-юристы, баш белгеч-юристы.

2001-2005 елларда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече, бүлек башлыгы урынбасары булып эшли.

2005-2012 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәсенең дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив көйләү секторы мөдире вазыйфасын башкара.

2012 елдан 2013 елның ноябренә кадәр «Татавтодор» ААҖ юридик бүлеге башлыгы булып хезмәт куя.

2013 елның ноябреннән 2017 елның июненә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры була.

2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Президенты (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе) Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнә[1][2]. Матбугат тарафыннан сораштырылган экспертлар Глухованың әлеге билгеләнүен күтәрелү, аның реаль хакимияткә килүе һәм республикадагы барлык юридик эшне контрольдә тотуы дип бәяли[3]. Яңа вазифасында компанияләрнең исемнәрен һәм аларның брендларын вывескаларда татар теленә тәрҗемә итүгә[4], Татарстанда район һәм шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлауны кертүгә[5], чүп яндыру заводларын халык саныннан чыгып урнаштыруга каршы чыгыш ясый[6]. Шулай ук Татарстан Президенты тарафыннан Дәүләт Советы каравына тәкъдим ителгән судья һәм дәүләт вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим итү өчен җаваплы булып тора[7][8][9].

2020 елда «Татнефть» компаниясенең директорлар советы әгъзасы итеп сайлана[10][11].

2021 елда «Связьинвестнефтехим» компаниясенең директорлар советы әгъзасы була[12][13].

Дәүләт бүләкләре

Шәхси тормышы

Кияүдә түгел[17]. 2020 елда 4,6 миллион сум күләмендә керем, 53,2 кв. метрлы фатир, «Hyundai» автомобиле, файдаланудагы участогы булган йорт декларацияли[18].

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Республики Татарстан от 23.06.2017 № УП-534 «О назначении Глуховой Л.Ю. начальником Государственно-правового управления Президента Республики Татарстан». Официальный интернет-портал правовой информации (23 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  2. Премьер-министр Татарстана представил коллективу Минюста РТ нового руководителя. Татар-информ?! (23 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  3. Алексей Лучников, Анна Залялетдинова. «Теперь она первый юрист республики»: Лариса Глухова ушла на повышение. Бизнес Online (23 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  4. Кирилл Антонов. В Татарстане укрепляют паритет государственных языков. Коммерсантъ (27 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  5. Кирилл Антонов. Прямым выборам не найдут обоснования. Коммерсантъ (9 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  6. Правительство Татарии поправки по «мусорному» заводу в Казани не поддержало. Регнум (8 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2021. Архивировано 19 декабрь 2021 года.
  7. Надежда Гордеева. Марата Хайруллина рекомендовали для избрания судьей Конституционного суда РТ. Татар-информ (22 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2021. Архивировано 19 декабрь 2021 года.
  8. Наталия Васильева. «Слава богу, я замужем, у меня есть возможность»: новая защитница прав детей в Татарстане объяснила, на что живет. Вечерняя Казань (24 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2021. Архивировано 19 декабрь 2021 года.
  9. В Татарстане назначены представители общественности в Квалификационной коллегии судей. Газета «Республика Татарстан» (18 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2021. Архивировано 19 декабрь 2021 года.
  10. Рустама Минниханова переизбрали председателем совета директоров «Татнефти». Коммерсантъ (18 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  11. В совете директоров «Татнефти» впервые может появиться женщина. Интернет-газета «Реальное время» (5 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  12. Совет директоров АО «Связьинвестнефтехим» на 2020—2021 гг. Связьинвестнефтехим. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  13. Состоялось годовое общее собрание акционеров АО «Связьинвестнефтехим» по итогам 2020 года. Связьинвестнефтехим (28 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  14. Глухова Лариса Юрьевна. Президент Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  15. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (14 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  16. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (31 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  17. Прекрасные принцессы: Топ-30 завидных невест Татарстана. Бизнес Online (1 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.
  18. Максим Кирилов, Наталья Голобурдова. «Азбука сыра» накормила Муратовых на 310 миллионов, а у Зяббарова – 120 участков. Декларации-2020: рейтинг доходов вице-премьеров, министров и «аппаратчиков». Бизнес Online (3 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2021. Архивировано 16 декабрь 2021 года.

Сылтама