Равил Шәймәрдәнов
Равил Шамил улы Шәймәрдәнов (рус. Шаймарданов Равил Шамилович
; 1 июль 1940, Ташлыяр, Татарстан АССР) — табиб-хирург, РФ (2001) һәм ТАССР (1985) атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (1982), КДМА профессоры. ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2013). «Врач года – Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчесе (2009). Мөслим районының шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
1940 елның 1 июлендә ТАССР Мөслим районы Ташлыяр авылында туган. Минзәлә фельдшер-акушерлар мәктәбен (1957), Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын (1967, кичке бүлектә) тәмамлый[1].
1957–1960 елларда Мөслим районында авыл фельдшеры, 1967–1970 елларда Мөслим үзәк хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире[1]. ГИДуВның хирургия һәм онкология кафедрасында клиник ординатура тәмамлагач (1972), 1974–1980 елларда 5 нче хастаханәнең кичектергесез хирургия бүлеге мөдире[2].
1980 елдан ГИДуВның кичектергесез хирургия кафедрасында укыта, 1982 елда «Электромиография брюшной стенки при некоторых острых воспалительных заболеваниях органов живота» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1989 елдан доцент, 1993–2008 елларда гомуми һәм кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире, 2008 елдан хирургия кафедрасы доценты[2].
1982–1993 елларда Казан шәһәренең штаттан тыш баш хирургы. 1987 елдан кафедра 7 нче Казан шәһәр хастаханәсе базасында эшли[3]. 1992 елдан Казан шәһәренең бавыр, ашказаны асты бизе һәм үт куыгы хирургиясе үзәге (гепатопанкреатобилиар хирургия һәм эндоскопия үзәге) җитәкчесе[1].
1990–1995 елларда Казан шәһәр Советы депутаты[1].
256 фәнни хезмәте (шул исәптән 2 монография, 20 уку ярдәмлеге) басылган, 12 патенты бар. Аның җитәкчелеге астында 14 фән кандидаты әзерләнгән[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1985 — ТАССР атказанган табибы
- 2001 — РФ атказанган табибы
- 2009 — «Врач года – Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчесе[1]
- 2013 — ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе
- 2015 — «За заслуги перед отечественным здравоохранением» медале[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Равилю Шамиловичу Шаймарданову - 75! Поздравляем! Министерство здравоохранения РТ (1 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Шаймарданов Равил Шамилович. Казанская государственная медицинская академия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Шаймарданов Равиль Шамильевич. www.gastroscan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
Әдәбият
- Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
- Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4